Якшәмбе, 28.04.2024, 21:35
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9498
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:00
XIV #әдәбимарафон финалистлары исемлеге билгеле!

Проектта катнашырга теләк белдергән 1500 дән артык кеше арасыннан дөньяның төрле почмагыннан 1300 дән артык кеше XIV #әдәбимарафонның финалына барып җитә алды!

XIV #әдәбимарафон 2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр дәвам итте. 21 көн дәвамында катнашучылар кулларына китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзләренең аккаунтларында ВКонтакте һәм Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардылар. Яңа елның беренче көненнән үк әдәби марафончылар, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәнделәр, тормышка карашларын киңәйттеләр, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар.  

Бәйгенең оештыручылары - Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты, шулай ук проектны билгеле бер дәрәҗәдә үз канаты астына алган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе исеменнән сезне марафонның финалына барып җитүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Якын арада марафончыларны бүләкләү тантанасын үткәрү датасы һәм урыны билгеле булыр, китап укучылар дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр белән очрашырлар, дип ышанып калабыз!

Игътибар!!! XV #әдәбимарафон 1 апрель көнне башланып китәчәк!!! Проектның рәсми төркеменә кереп, яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз: https://vk.com/adabimarathon.

XIV #әдәбимарафон финалистлары турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/finalistlar-14

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 300 | Өстәде: admin | Рейтинг: 4.8/31
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2021  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булды
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[26.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда соңгы кыңгырау чыңлады
[22.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәтер көне» узды
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә кубок алды
[03.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды
[24.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[02.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп ачылуга 10 ел тулу уңаеннан, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм укытучыларны очрашуга чакырабыз
[10.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[13.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез пешекчесе чаңгы ярышында 1 нче урын алды
[23.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә районыбызның хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу узды
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар