Дүшәмбе, 08.12.2025, 02:41
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10901
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


19:00
Бөек Җиңүнең 70 нче язы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 2015 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды. Соңыннан Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар мәктәпнең актлар залында дәвам итте.

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Җиңү көне белән тәбрикли.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә һәм аларның якыннарына исәнлек, бәхет, аяз күк йөзе, иминлек теләп кала.

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.

Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

Ап-ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит
Һаман көтә ирен, улларын.
Гомер буе әрни йөрәкләрдә
Яралары утлы елларның.

Бүген бәйрәм. Күздән яшь тамса да
Без бәхетле – аяз күгебез.
Саклап калсак иминлекне җирдә
Аяз булыр килер көнебез.

Радик Хәкимҗанов

Түбән Көек авылыннан сугышта һәлак булучылар

Югары Көек авылыннан сугышта һәлак булучылар

Яңа Шимбер авылыннан сугышта һәлак булучылар

Иске Шимбер авылыннан сугышта һәлак булучылар

Фотоальбом » Ветераннар

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1425 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/76
Эзләү
Календарь
«  Май 2015  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Балачак фәлсәфәсе» дигән кичә узды
[16.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз татар әдәбиятыннан республика призеры булды
[19.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[01.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[05.07.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унике яшь тулды
[19.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без экстремизмга каршы» дигән темага сыйныф сәгате узды
[02.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Әләшә бәйрәменә барды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Яз» коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант булды
[01.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тамчы-шоу» уенында катнаштылар
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[03.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне узды