Якшәмбе, 28.04.2024, 16:00
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9498
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы
16 нчы февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 4-7 нче сыйныф укучылары «Без киләчәкне сайлыйбыз» дигән темалы парламент дәресендә булдылар. Әлеге дәрестә укучылар Конституция, закон, парламент, сайлау хокукы төшенчәләрен ныграк өйрәнделәр. Дәүләт парламенты төзелеше белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 236 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2024

9 нчы февраль көнне Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә Әтнә, Арча, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районының муниципаль этапларында җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Әтнә районы данын Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы яклады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 278 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2024

2024 нче елның 9 нчы февралендә Гаилә елы уңаеннан 7 нче сыйныфта «Безнең йорт – тату гаилә» дип исемләнгән чара узды. Чарада балалар һәм әниләр төрле интеллектуаль уеннарда көч сынаштылар. Һәр гаилә үзенең йорт макетын төзеде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 193 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

15 нче февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел була. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5-6 нчы классларга Әфган сугышы турында тарихи әңгәмә уздырды. Гайнуллин абыйсы Гайнуллин Ильяс Салихҗан улының, Габдрахманова бабайсы, абыйсы Зарипов Эдуард, Әсхәт Әсәт улларының, Мөхәмәтгалиев Б. күршесе Кәбиров Ленар Наил улының Әфганчы–солдат булулары белән икеләтә горурлык хисе кичерделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 193 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

2024 нче елның 10 нчы февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Әхмәдуллина 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 171 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

2024 нче елның 10 нчы февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе пешекчесе Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 154 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

2024 нче елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү уңаеннан 2 нче сыйныфта «Гаиләм учагы» дип исемләнгән чара узды. Ул әниләр һәм балалар катнашында уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 162 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2024

2024 нче елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү уңаеннан 1 нче сыйныфта «Гаилә бәхете – балада» исемле чара узды. Ул әни һәм бала катнашында уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Чара азагында «Бәхетле гаилә» нигезе төзелде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 217 | Өстәде: admin | Дата: 03.02.2024

2024 нче елның 30 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Ашыт» дәүләт сакланышы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгат кызы укучылар белән очрашуга килделәр. Алар укучыларга «Ашыт» заказнигы һәм анда яшәүче хайваннар турында сөйләделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 178 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2024

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.


Яңа 2024 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 425 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2023

2023 нче елның 21-22 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хлопушин Рәдис Радик улы «Ел укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Укытучыбыз уңышлы чыгыш ясады, «Классный мастер-класс» номинациясендә җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 334 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2023

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Шакирова Р., республикакүләм фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләр конференциясенең «Минем кечкенә Ватаным» бүлегендә, икенче урынга лаек булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 320 | Өстәде: admin | Дата: 19.12.2023

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Мин һәм Кызыл китап» исеме астында үткәрелгән балалар эшләнмәләре конкурсының муниципаль этабында мәктәбебез укучысы Рәхмәтуллина 2 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 280 | Өстәде: admin | Дата: 19.12.2023

« 1 2 3 4 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфиягә Мактау кәгазе тапшырылды
[21.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә комсомолның туган көне билгеләп үтелде
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә кубок алды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булдылар
[15.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика атналыгы башланды
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[26.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!