Чәршәмбе, 22.05.2024, 01:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9535
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:14
Апас районы Әдәби Сабан туен каршы алырга әзерләнә!

Бүген Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәм Апас муниципаль районы җитәкчелеге 11 августта Татарстан Республикасы Апас шәһәр тибындагы поселокта үткәреләчәк Әдәби Сабан туе өчен мәйданны карадылар һәм әлеге зур һәм әһәмиятле чараның кыскача программасын килештеләр.

Әдәби Сабан туена Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән быел да меңнән артык кунак килер дип көтелә. Әдәби Сабан туе программасында, Әдәби марафон проекты финалистларын бүләкләү белән бергә, Әдәби көрәш, милли Сабан туе уеннары, танылган җырчылар һәм артистлар белән концерт программасы, танылган язучылар белән очрашулар һәм автограф-сессияләр һ.б. бар. Сабан туе ахырында кунаклар өчен Апас районы музейларына һәм китапханәләренә экскурсияләр дә оештырылачак. 

Чара турында тулырак мәгълүмат белән проектның рәсми берләшмәләрендә танышырга мөмкин:

- ВКонтакте: https://vk.com/adabimarathon;

- Telegram: https://t.me/adabimarathon.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/663

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 99 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/23
Эзләү
Календарь
«  Июль 2023  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Әтнә район Советының Рәхмәт хаты тапшырылды
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[08.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[22.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә III урынга лаек булды
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз билбау көрәше буенча ярышта катнашты
[03.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
3 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[13.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[01.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[06.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз катнашында викторина үткәрелде
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[24.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде