Якшәмбе, 12.05.2024, 01:47
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9504
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:46
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә беренче гаризалар килә башлады!
Быел "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенә килгән беренче гариза - Казан шәһәреннән. Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче татар-рус мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәҗитова әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша. Аның шәхси сайты "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә "бил алышачак".

Без шулай ук бәйгенең рәсми сайтындагы (http://konkurs.belem.ru) сораштыру нәтиҗәләре белән дә даими танышып барабыз. Әлегә тавыш бирүчеләр алай ук күп түгел, әмма инде хәзер үк, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, бәйгегә кертелгән яңа номинациядә катнашучылар саны шактый күп булачагы көтелә.

Искә төшерәбез, "Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала. Ә Интернет челтәрендә үз сайтлары булмаган татар шәхесләре әле шактый. Аларның күбесе быел үзләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан сайт ясау һәм аны таныту тагын да отышлы, дигән сүз.

Кайбер шундый татар шәхесләрен билгеләп үтик:

  • Ризаэддин Фәхреддин (1859 — 1936),
  • Закир Садыйк улы Рәмиев (Дәрдмәнд) (1859 — 1921),
  • Шәриф Камалетдин улы Камал (Байгильдиев) (1884 — 1942),
  • Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889 — 1937).

Шул ук вакытта, бүгенге көндә танылган шәхесләребез дә байтак, ә кайбер шәхесләрнең сайтлары инде эшләп тә киләләр. Кызганычка каршы, кайбер иҗат кешеләренең сайтлары әлегә татар телендә эшләми. Әмма әлеге номинация аларны сайтларының татар телле версияләрен ясарга этәрер, әлеге сайтлар бәйгенең призлы урыннарын яулар, дигән өметтә калабыз.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/45

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 645 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2014  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[02.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Физик тәрбия буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[10.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Хоккей фестивалендә катнаштылар
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[24.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе уздырылды
[06.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рус теле көне» узды
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Район күләмендә «Аҗаган – 2021» хәрби-спорт уены узды
[19.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда 17 нче көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды
[26.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр