Шимбә, 11.05.2024, 18:38
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9504
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:08
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең 2016 нчы ел финалистлары

Хөрмәтле татар сайтлары авторлары, татар интернеты белән кызыксынучылар!

Кичә жюри әгъзалары финалистларны ачыклау буенча тулысынча үз эшен тәмамлады һәм сезнең игътибарга финалга чыккан сайтларны хәбәр итә алабыз. Жюри эшендә аеруча актив катнашкан ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе хезмәткәрләренә (аеруча Рузәл Мөхәммәтшинга), "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган сайт авторлары Дилүс Шәвәлиев белән Илнур Хисмәтуллинга оператив эшләре өчен бәйгенең оештыру комитеты исеменнән аеруча зур рәхмәт белдерәбез.

Быел бәйгегә 70 тән артык гариза килгән иде. Кызганычка каршы, аларның кайберләре бәйге нигезләмәсендә каралган таләпләргә туры килмәде. Берничә автор социаль челтәрләрдәге үз профильләрен тәкъдим иттеләр, ә бер сайтта исә мәгълүмат юк иде диярлек (сайт ясалып бетмәгән). Килгән гаризалар арасыннан дөньякүләм бәйгедә катнашыр дәрәҗәдә барлыгы 64 интернет-проект сайлап алынды һәм бәйгегә кабул ителде.

Иң күп катнашучылар - "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә. Әлеге номинациядә барлыгы 25 педагог үзара көч сынашырга алынды (автордан: Шуны да әйтергә кирәк, татар интернетының якынча яртысы - укытучылар ясаган интернет-проектлар).

Иң аз катнашучылар - "Югары белем - фән җәүһәрләре" номинациясендә. Номинация кысаларында бәйге булмау сәбәпле, быел да әлеге номинациядә беренче урын билгеләнмәячәк. Хөкүмәт дәрәҗәсендә татар телендә югары белемгә игътибар бирелми торып, әлеге номинациядә үсеш әллә ни булыр дип көтелми. Татарстанның югары уку йортларында татар теленә игътибар юк дәрәҗәсендә калып бара.

".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" дип исемләнгән яңа номинациядә дә әлегә бары ике конкурсант кына булды. Шулай да, жюри әгъзалары әлеге конкурсантлар арасыннан беренче һәм икенче урынны ачыклый алдылар.

  • Бәйгедә барлыгы Татарстанның 17 шәһәр һәм районыннан һәм Самара өлкәсеннән катнашучылар булды. Иң күп проектны Актаныш районы тәкъдим итте (12 проект). Дүрт кеше бәйгедә ике яисә аннан артык сайт белән катнашты.
  • Бәйгенең 13 катнашучысы (20%) - мәктәп укучылары. Бәйгенең иң яшь катнашучысына - 8 яшь.
  • Бәйгедә катнашучы 25 сайт (39%) Jimdo платформасында, 13 сайт - ucoz, 5 сайт - wix платформасында ясалган. Бары тик 11 сайт кына (17%) икенче дәрәҗә доменда урнашкан.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлар исемлеге (бәйгенең рәсми сайтында танышырга була).

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/126

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 401 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2016  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[08.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[03.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[25.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Олимпиада нәтиҗәләре
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз экологик конференциядә катнаштылар
[23.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[28.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[10.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[08.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча II урын алдылар
[26.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда соңгы кыңгырау чыңлады
[26.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында кубок алды
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды