Сишәмбе, 21.05.2024, 08:38
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9531
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


08:04
I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк тантанага көтәләр

Бу көннәрдә Татнетны үстерү фонды (tat-i.net) һәм ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе оештырган «Яшь татнетчылар - 2015» I интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Без чын күңелдән сезне әлеге яшь татар интернетчылары белән таныштырабыз.

Башлангыч (I-IV) сыйныфлар:

  • Ризатдинова Мәрьям – “Татарстанның балалар театрлары” (tatarstankidtheatre.jimdo.com)
  • Шарафеев Айнур – “Алтын компьютер” (goldcomputer.jimdo.com)
  • Вәлиулина Азалия – “Дуслык” балалар бакчасы (dusluk-bakchasu.jimdo.com)
  • Акмалетдинов Кәрим – “М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия” (gymnasium2.jimdo.com)
  • Фарваева Азалия – “Минем яраткан шөгыльләрем” (favoritehobby.jimdo.com)
  • Зиганшин Газиз – “Спорт дөньясы” (worltsport.jimdo.com)
  • Евграфова Камилә – “Татар халык мәкальләренә таянып” (tatar-mekellere.jimdo.com)
  • Ханова Әдилә – “Безнең сыйныф” (hanovaedile.jimdo.com).

Урта (V-IX) сыйныфлар:

  • Фәррахов Габделгаффар – “Минем гимназиям” (minem-gimnaziyam.jimdo.com)
  • Гыйлмуллин Илназ – “Җиңү эзләре буйлап” (belpobeda.jimdo.com)
  • Әюпова Илүзә һәм 9б сыйныф укучылары – “Тәнәфес” (tenefec.jimdo.com)
  • Исхакова Алисә – “Алисә Исхакова сайты” (ishakova.ucoz.ru)
  • Шәрифҗанова Айзирә – “Тузганак” (youngtalents.jimdo.com)
  • Галләмова Айгизә – “Айгизә сайты” (aigizia.jimdo.com)
  • Хисамова Ралина – “Туган авылым минем – Аккүзем” (akkuzsait.jimdo.com)
  • Камалетдинов Альберт – “Иҗади бөреләр” (poet-gumaz.jimdo.com)
  • Мәтҗанова Ләйсән – “Саулыгым – байлыгым” (moe-zdorovie.jimdo.com).

Бәйгенең нәтиҗәләре 22 май көнне Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең актлар залында игълан ителәчәк. Тантана 13.00 сәгатьтә башлана.

Тантанага килүчеләр юл, ашау һәм тору өчен барлык чыгымнарны үз өсләренә алалар.

Тантана үткәрү адресы: 423822, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Академик Королев урамы, 20.

Элемтә өчен телефоннар: (8552) 34-70-72, (8552) 34-72-17.

------------------------------------------------------

Бәйгедә катнашкан һәм финалга чыккан балаларны бүләкләүдә өлеш кертергә теләгән юридик һәм физик затлар безнең белән түбәндәге адрес аша элемтәгә керә алалар:

- http://tat-i.net/tt/address

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/84

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 464 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Май 2015  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[19.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы дипломант исеменә лаек булды
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[24.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[06.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга тугыз ел тулды
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[29.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
«Кар фантазиясе – 2020» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
[13.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[22.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар
[19.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без экстремизмга каршы» дигән темага сыйныф сәгате узды