Сишәмбе, 30.04.2024, 03:09
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:20
Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте

16-17 февральдә Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, Бөтендөнья татар конгрессы катнашында, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелде. 

Конференциянең пленар утырышы 16 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының конференцияләр залында видеоконференцэлемтә мөмкинлекләрен кулланып алып барылды. Пленар утырышта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллегенең Мәдәният, фән, мәгариф һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек буенча вәкил урынбасары Эмиль Венер улы Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Тимур Рәфкать улы Кадыров, Бөтендөнья татар конгрессы белән ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм бу юнәлештә актив эш алып барган башка шәхесләр чыгыш ясадылар. Шулай ук пленар утырышта Татнетны үстерү фондының Белем.ру IT-компаниясе белән берлектә алып барган эшчәнлеге турында чыгыш ясалды.

Конференция 17 февраль көнне Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә дәвам итте, актлар залында үткәрелгән зур булмаган тантаналы ачыштан соң чыгышлар 5 секциядә алып барылды. Һәр секциядә икешәр эксперт чыгышларны бәяләделәр. Конференция ахырныда һәр катнашучыларга конференция җыентыгы, катнашучы сертификаты, I, II, III дәрәҗә һәм лауреат дипломнары тапшырылды. Онлайн чыгыш ясаучылар дипломнарны Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25 нче йорт, 312 нче офис адресы буенча 31 мартка кадәр килеп ала алалар. Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар сертификатлар, дипломнар һәм җыентыкларны почта аша сората алалар.

Конференциянең пленар утырышы: https://disk.yandex.ru/d/gGDGh92K7YWSaA (видео).

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/701

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 153 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/16
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2024  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
26272829
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[07.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Яңа Шимбер авылында һәйкәл ачылды
[01.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз спорт ярышларында катнаштылар
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[25.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Олимпиада нәтиҗәләре
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[07.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[13.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез пешекчесе чаңгы ярышында 1 нче урын алды
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Габдуллаҗан абыйга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды
[18.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[20.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды