Якшәмбе, 19.05.2024, 17:15
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9526
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:41
Казанда VI #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы узды!

19 март көнне, «Дворянское гнездо» ресторанында, VI #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Ул, гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан бер атна дәвамында (23.12-29.12) барды һәм 30 нчы декабрьдә проектның финалистлары игълан ителде. 

Марафонның финалына узу өчен аш-су осталары атна дәвамында көн саен бирелгән темалар буенча табынга татар һәм тугандаш халыкларның ризыкларын әзерләргә, әзерләү процессында үз эшләрен фотога яисә видеога төшерергә һәм аларны, әзерләнгән ризыкның рецептын язып, #тәмлемарафон хэштегы һәм ризыкның исеме язылган хэштег белән үзләренең ВКонтакте аккаунтларында урнаштыра барырга тиешләр иде. VI #ТәмлеМарафон проектында 80 нән артык кеше катнашырга теләк белдерде һәм 74 аш-су остасы аның финалына үтте. 
 
Чара җиңүчеләрне бүләкләүдән башланып китте. «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин һәм «Дворянское гнездо» ресторанының хуҗасы, Россия Федерациясенең мастер-повары, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат кулларыннан финалистларга дипломнар тапшырылды. Татнеты үстерү фондының партнеры Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарафыннан, катнашучылар арасында, 22 март көнне куелачак «Сәфәр» спектакленә билетлар уйнатылды. Тантананың спонсоры «Kazanflo» чәчәкләр кибете кунакларыбызны матур чәчәк бәйләмнәре белән куандырды. 
 
Чараның программасы бик бай булды. Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Мулагалиева, үзе дә аш-су остасы, тантананы үзенең матур җырлары белән бизәде. «Белем радиосы»ның тапшырулар алып баручысы Гөлназ Рәшитова дәртле җыр, бию белән дәвам итте. Җиңүчеләр матур шигырьләр дә әзерләп килгән иде, теләк белдергән һәр кеше аларны укыды. «Балама» иҗади студиясе җитәкчесе финалистларга табынны бизәү өчен, салфеткаларны төреп, алма һәм чәчәкләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
 
Марафончылар әлеге чара турында үз фикерләре белән дә бүлештеләр: «#ТәмлеМарафон бик кызыклы һәм кирәкле проект, чөнки ул интернет челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә татар милли ашларын популярлаштыруга, Интернет челтәрендә һәр кеше куллана алырлык татар милли ризыклары рецептлары санын арттыруга, һәр кулланучыга милли ризыклар әзерләүдә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирә. Без, катнашучылар арасында көндәшлек булмады. Әлеге марафонда катнашып, яңа дуслар таптык. Марафонда катнашу яңа төрле ризыклар пешерергә этәргеч бирде. Мондый марафоннар киләчәктә дә оештырылсын иде. Уңган апалар белән танышу, аралашу да күңелдә бары тик җылы хисләр генә калдырды». 
 
Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/642

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 92 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/7
Эзләү
Календарь
«  Март 2023  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[10.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[18.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәт итү көне» узды
[27.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
В нашей школе прошел семинар учителей русского языка и литературы
[03.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә
[26.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде
[06.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз шахмат ярышында I урын алды
[10.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Күлле Киме мәктәбендәге Сибгат Хәким музеенда булдылар
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[24.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныфында ачык дәрес узды
[24.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды