Шимбә, 18.05.2024, 17:11
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9524
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:32
Татар интернеты үсеше динамикасы (2018-2020 еллар)

Хөрмәтле дуслар! Татнетны үстерү фонды бүгеннән үзенең татар интернеты үсешен анализлау эшләрен янә торгызып җибәрә. Без бүген (25 нче апрельдә) актуаль булган LiveInternet статистикасын алдык һәм аны 2018 елгы статистика белән чагыштырдык.

Нәтиҗәләр бик кызыклы. LiveInternet'ның TOP-250 исемлегенә 2018 елда 22 татар сайты гына кергән булса, быел андый популяр татар сайтларының саны 34 кә җиткән (диаграммада бирелгән)!  Ә ике телдә (татар һәм рус телләрендә) эшли торган сайтларның саны 54 тән 80 гә кадәр арткан! Димәк, шушы 2 ел эчендә яңа файдалы татар сайтлары булдырылган һәм алар үз кулланучыларын тапкан, дигән сүз. Әгәр министрлыкларның һәм башка күп кенә татар сайтларының LiveInternet счетчигы булса, әлеге исемлек әле тагын дистәләгән сайт белән тулыланыр иде. 

Хәзер татар сайтларының рус телендәге сайтлар белән чагыштырмасын карыйк. Сыйфатлы татар сайтлары 21,6% тан (54/250) 32% ка (80/250) кадәр күтәрелгән. Әгәр моннан ике ел элек һәр бишенче сайт файдалы татарча контентка ия булса, быел һәр өченче сайтта файдалы татарча контент бар, дигән сүз бит бу!!!

Бүгенге анализ татарча сайтлар саны артуын гына түгел, аларның кулланучылар саны да артуын күрсәтә. Интертат сайтын моннан 2 ел элек аена 38318 тапкыр кереп укучы булса, хәзер сайтка кереп яңалыклар һәм мәкаләләр укучыларның саны (78808 мәртәбә) бермә-бер арткан! Татмедиа сайтына кереп татарча һәм русча мәгълүмат укучылар саны тиздән 1,5 млн.нан артачак! Ә Шәһри Казан газетасын онлайн укучылар саны шушы 2 ел дәверендә 3 мәртәбә, ә Татар-Информның татар версиясен укучылар 4 мәртәбә арткан! Гомумән, татар интернетын үстерүдә Татмедиа агентлыгының зур хезмәте күренә, аларга "Афәрин!" дип кенә әйтәсе килә! Татнетны үстерү фонды яңалыклары белән кызыксынучылар санының да 10 мәртәбә артуы безне куандырды.

Татар интернеты үсеше динамикасы турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/181

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 234 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2020  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән чара уздырылды
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында катнаштылар
[26.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[05.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә III урын алды
[01.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[05.07.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Сайтка сигез яшь тулды
[17.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[22.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[17.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызлы сәгать» уены узды
[04.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[19.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә шахмат җыелмалары тапшырдылар