Чәршәмбе, 22.05.2024, 05:23
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9535
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


09:05
Татнетны үстерү фонды Попечительләр Советының XVIII утырышы үткәрелде

Бүген, 29 июньдә, “Татнетны үстерү Фонды” коммерцияле булмаган оешмасы химаячеләр советының XVIII утырышы үткәрелде. Утырышта агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, якын киләчәктә башкарыласы эш планы һәм устав-оештыру мәсьәләләре каралды. Утырыштагы төп мәсьәләләрнең берсе - "Белем радиосы"ның киләчәге, аны финанслау һәм халыкка таныту мәсьәләсе булды. Шулай ук, 11 августта Апаста үткәреләчәк Әдәби Сабан туе чарасы да игътибарга алынды. 

Фонд узган Попечительләр Советы утырышыннан соң (2022 елның 9 нчы декабреннән алып бүгенге көнгә кадәр) шактый эшләр башкарган:

1) 18 нче декабрь көнне "Пирамида" КРК залында XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләренә (45 финалист + 1 гран-при) һәм әдәби марафончыларга бүләкләр тапшырган (https://konkurs.belem.ru/finalistlar2022);
2) Белем.ру порталы (https://belem.ru) эшчәнлеге алып барылган;
3) 23-29 нчы декабрьда ВКонтакте социаль челтәрендә VI "Тәмле марафон" милли ашлар проекты үткәрелгән (74 катнашучы), ә 2023 елның 19 мартында "Дворянское гнездо" ресторанында финалистларны бүләкләү тантанасы оештырылган (https://vk.com/tamlemarafon, https://tat-i.net/tt/node/346);
4) 17-18 нче февральдә ТР Иҗтимагый Палата, ТР Мәгариф һәм министрлыгы һәм Казан шәһәренең 16 нчы гимназиясе белән берлектә «Язык, общество и информационные технологии» – «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән (https://belem.ru/language-society-and-information-technology-2023);
5) март аенда Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы» инициативасы белән "Күңелем сәйләннәре" төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе һәм бүләкләү тантанасы үткәрелгән (https://tat-i.net/tt/kunelem-sailannare-2023-final);
6) май аенда "Сәламәт иртә" онлайн проекты оештырылган һәм 3 нче июнь көнне Казанның Горький паркында финалистларның күмәк йөгерүе һәм бүләкләү тантанасы оештырылган (https://tat-i.net/tt/salamatirta-2023);
7) ел дәвамында, 24/7 график белән "Белем радиосы" (https://radio.belem.ru) эшчәнлеге тәэмин ителгән, 30 дан артык тапшыру һәм рубрика алып барылган, радио өчен меңгә якын яңа контент булдырылган, радио эшчәнлеге кысаларында "Күңел түреннән" (https://tat-i.net/tt/node/346) һәм "Әдип сүзе" (https://tat-i.net/tt/adip-suze-final), «Мое перо» ‒ «Минем каләмем» (https://tat-i.net/tt/node/654) конкурслары оештырылган һәм, нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләре бүләкләнгән, Казан һәм Татарстан районнары мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар үткәрелгән.

Попечительләр Советы рәисе буларак кабаттан Г.Камал исемендәге академия театры директоры Илфир Якупов сайланды. Попечительләр Советына Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллинны, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җитәкче урынбасары Разил Ринат улы Зиннәтуллинны, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрларны әзерләү бүлеге мөдире Лилия Котдус кызы Хисмәтованы кертү тәкъдимнәре попечительләр тарафыннан бертавыштан хупланды.

Шулай ук, якын арада Фондның Уставы да яңартылу күз алдында тотыла.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/664

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 62 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2023  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар
[09.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфиягә Мактау кәгазе тапшырылды
[28.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[19.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика»
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[26.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[06.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз флешмобта катнаштылар
[04.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[08.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдылар
[06.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән чара уздырылды
[15.06.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алдылар
[05.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика»