Сишәмбе, 21.05.2024, 08:28
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9531
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:43
Татнетны үстерү фонды «Туган ягым – яшел бишек» республикакүләм бәйгесен оештыруда ярдәм күрсәтте

Республикабыз мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган «Туган ягым – яшел бишек» бәйгесендә бу уку елында иҗади эш – тугра белән 23 бала 8 муниципаль районнан катнашты. Алар мәктәптә укучылар һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар төркеменә бүленеп бәяләнделәр.

26 нче апрель көнне, Яр Чаллы шәһәренең 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Туграларга тавыш бирү 27 марттан 20 апрельгә кадәр бәйгенең "Татар иле" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә дә алып барылды. Туграларга тавыш бирү бәйгесендә 90 тавыш җыеп, Яр Чаллы шәһәренең «51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы Воронов Артур Артемий улы җиңүче булды! Бәйгедә катнашкан барлык тугралар белән "Туган ягым - яшел бишек" бәйгесенең рәсми төркемендә танышып була.

Бәйгене оештыручылар – «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, «Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе» балаларга өстәмә белем бирү муниципаль автономияле мәгариф учреждениесе, «1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» «Нур» милли мәдәният һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге.

Жюри:

  • Гатауллин Раил Мәүлет улы – «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, "Татар иле" татар социаль челтәре җитәкчесе, Казан шәһәре.
  • Мөхәмәтдинов Рият Загретдин улы – Татарстан Республикасының танылган сәнгать эшлеклесе, Россиия һәм Татарстан рәссамнары берлеге һәм «Тамга» төркеме әгъзасы, график.
  • Сираҗиева Сәгыйдә Фәүзи кызы – Татарстан Республикасының танылган сәнгать эшлеклесе, Россиия һәм Татарстан рәссамнары берлеге һәм «Тамга» төркеме әгъзасы, график.
  • Марданшина Ләйсән – "Mardesign" дизайн студиясе җитәкчесе, Мәскәү шәһәре.

Җиңүчеләр исемлеге:

I. Миннекаев Салават – Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Фаляхиева Альбина Мәсхүд кызы.

I. Гәйнетдинов Мөхәммәд – Кукмара муниципаль районы, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Хәйдәрова Гөлфия Минрахман кызы.

II. Исхаков Сәйдәш – Актаныш муниципаль районы, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Кашапова Н.Ф.

II. Матвеева Полина – Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Гәйнуллина Әлфия Харислам кызы.

II. Гилязова Рената – Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Хөсәенова Гүзәл Хөбәйтулла кызы.

III. Нәбиуллина Алия – Яр Чаллы шәһәре «А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе 4 сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Нәбиуллина Лилия Тәлгать кызы.

III. Воронов Артур – Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкче: Шәрипова Ф.С., Ганиуллина И.С.

III. Гомәрова Карина – Бөгелмә шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Гайсина Рәзилә Зәкиулла кызы.

Грамоталар тапшырылды:

Ракипов Раиль – Азнакай муниципаль районы, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Самарканова Фәйрүзә Әхтәм кызы.

Гаянов Айбулат – Актаныш муниципаль районы, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Фаттахова Лениза Динәвис кызы.

Миңлигулова Карина – Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Иманаева Эльвира Ниал кызы.


Мухамадиева Дилә Мирмөҗәһит кызы, «Туган ягым – яшел бишек» республикакүләм бәйге җитәкчесе

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/82

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 426 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Май 2015  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[25.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Саннар дәресе» үтте
[13.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[08.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдылар
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[02.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[07.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[09.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[17.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[29.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча III урын алдылар
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[19.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без экстремизмга каршы» дигән темага сыйныф сәгате узды
[22.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш бәйгесендә III урын яулады