Пәнҗешәмбе, 02.05.2024, 02:02
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2012 нче елның 21 нче февралендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. «Фольклор, халык педагогикасы» секциясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбеннән ике укучы катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Шәмсиев Гаяз икенче урын алып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы). 11 нче сыйныф укучысы Бәйрәмова Ландышка уңышлы чыгыш ясаганы өчен, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды (җитәкчесе Шакирова Фаилә Фоат кызы).


... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 779 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2012



2012 нче елның 21 нче февралендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. «Төбәкләрдәге музейлар - тарихыбыз чагылышы» секциясендә Түбән Көек урта мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы «Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы төбәкне өйрәнү музее» дигән тема астында уңышлы чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде (җитәкчесе Хәбибуллин Рамил Шамил улы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 742 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2012



2012 нче елның 21 нче февралендә Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Туган тел - тәмле тел» исеме астында 7 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) җаваплылыгында тел көне билгеләп үтелде. Чарада барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 552 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2012



2012 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә герой-шагырь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәче Шәрәфиева Гөлфия башлангыч сыйныф укучылары белән «Муса Җәлилне искә алу» кичәсе уздырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 717 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2012

14 нче февраль Гашыйклар көне. Бу бәйрәмне билгеләп үтү – күркәм бер традициягә әйләнеп бара. Безнең мәктәбебез дә читтә калмады. Иң элек котлау открыткаларын өләштеләр, ә аннары бәйрәм өчен махсус әзерләнгән кичәне карадылар. Йомгаклау өлешендә мәктәбебезнең Валентин һәм Валентинкасы билгеләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1083 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2012


2012 нче елның 12 нче февралендә Әтнә районы мәдәният һәм спорт үзәге каршында «Россия чаңгы юлы-2012» узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы җитәкче хатын-кызлар арасында III урынга лаек булды.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 742 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2012

«Эрудит-клуб»ның «Классик музыка» темасына багышланган турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы I урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 597 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2012


2012 нче елның 8 нче февралендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең Интернет-сайтлары арасында уздырылган V республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты III дәрәҗә дипломга лаек булды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 825 | Өстәде: admin | Дата: 09.02.2012

2012 нче елның 2 нче февраленнән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Әтнә районы Мәшгульлек үзәге» белән берлектә пенсионер һәм инвалидлар өчен компьютерга өйрәтү курслары башланды.
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 526 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2012

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия «Киләчәккә билет» республика конкурсының муниципаль турында «Минем киләчәк һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 691 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2012


2012 нче елның 30 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәресләрдән соң «Ел укытучысы - 2012» конкурсының мәктәп туры үткәрелде. «Үзем турында үзем», «Эш портфолиосы», «Мастер-класс», «Педагогик ситуацияләр» этапларын уңышлы узып Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы җиңү яулады һәм район турының I этабына тәкъдим ителде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1228 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2012

2012 нче елның 25 нче гыйнварында районның 1 нче сыйныф укытучылары арасында, компьютер технологияләрен иң яхшы белүчене ачыклау максатыннан, конкурс узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы III урынга лаек булды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 735 | Өстәде: admin | Дата: 26.01.2012

2012 нче елның 25 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфлары арасында классик музыка буенча «Эрудит» уены үткәрелде. Иң күп баллны 5 нче сыйныф укучылары җыйды.
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 633 | Өстәде: admin | Дата: 25.01.2012

« 1 2 3 4 5 6 7 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[15.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Яңа Кенәр урта мәктәбендә узган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар
[10.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә «Күңел җылым – хезмәтемдә» исеме астында очрашу үтте
[18.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[13.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Человек человечества славен на века
[15.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[11.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр
[01.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы дипломант исеменә лаек булды
[06.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз шахмат ярышында I урын алды
[25.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган – 2023» хәрби-спорт уены узды
[09.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[28.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды