Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Төп бит » 2014/2015 нче уку елы яңалыклары
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 10 нчы көне «Кызыл даталар. Россия көне» исеме астында узды. 2015 нче елның 12 нче июнендә викторина уздырылды, төсле кәгазьләрдән аппликация ясадык, туган илебезгә багышланган җырлар тыңладык, кушылып җырладык.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 9 нчы көне «Табигатьне өйрәнәбез» исеме астында узды. «Парклар һәм скверлар» елы уңаеннан Арыга сәяхәт иттек. Агачларны, куакларны, үләннәрне, күлләрне күзәттек. Шулай ук рәхәтләнеп ял да иттек. Ары авылы балалары белән берлектә сабантуй бәйрәме үткәрдек. Көнебез сизелми дә узып китте.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 8 нче көне «Табигатьне яратыйк» исеме астында узды. Дару үләннәре җыйдык, табигать могҗизаларыннан күргәзмә эшләдек, «Любознайка» дигән викторина үткәрдек. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләдек.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 9 нчы июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагеренда «Матур тормыш үзебезнең кулда» темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. «Парклар һәм скверлар» елы уңаеннан Калатауга сәяхәт иттек. Агачларны, куакларны, үләннәрне күзәттек, танырга өйрәндек. Шулай ук рәхәтләнеп ял да иттек. Көнебез сизелми дә узып китте.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге 6 нчы көне дә узып китте. 2015 нче елның 8 нче июне «Үз нигезең турында бел һәм сакла!» өндәмәсе астында «Исемең матур кемнәр кушкан» интеллектуаль уены, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Биктимерова Тәэминә апаның «Минем шәҗәрәм» китабы буенча конференция үтте. Һәрвакыттагыча мавыктыргыч өстәл уеннары, өстәл театры, шахмат–шашка ярышлары истә калырлык булды. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итте.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере эшен дәвам итә. Бүгенге көнебез «Халкыңның үткәне бүгенгесеннән аерылгысыз!» исеме астында узды. «Калатауда «Әләшә» бәйрәме» темасына мавыктыргыч сөйләшүләр, «Туган ягым, яшел бишек!» – иҗади уен–ярыш үткәрелде, мавыктыргыч уеннар да онытылмады.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагереның бүгенге көне «Җәй үзе бер кечкенә тормыш» исеме астында узды. Дару үләннәре җыйдык, бию-бәйге үткәрелде, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләдек. Шул ук вакытта хәрәкәтле уеннарны да онытмадык.
...
Дәвамын укырга »
«Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере эшен дәвам итә. 2015 нче елның 2 нче июне «Төрле параллельдәге дуслар» исеме астында узды. Дару үләннәре җыю максатыннан табигатькә сәяхәт ясадык. Көнебез күңелле уеннар белән дәвам итте.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере ачылды.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 30 нчы маенда «Дуслык учагы – 2015» фестивалендә «Шифровальщик» номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командасы II урын алды.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 22 нче маенда IX Спартакиада кысаларында Әтнә районы буенча үткәрелгән футбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы IV урын алды.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 21 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылары походка бардылар. Анда ГТО нормалары буенча ярышлар үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »