Бүген, 28 мартта, Татнетны үстерү фонды катнашында, Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Моннан ике атна элек, 14 мартта, бәйгегә нәтиҗәләр ясалган иде. Бүген исә, конкурсның гран-при ияләре һәм җиңүчеләре бүләкләү тантанасында үз иҗатлары белән таныштырдылар һәм берсеннән-берсе матур чыгышлар ясадылар.
"Белем радиосы" да әлеге матур чараның партнеры булды һәм катнашучыларга бүләкләр тапшыруда катнашты. Бәйгенең җиңүчеләрен "Белем радиосы" үз студиясендә көтеп кала - студиядә яздырылган шигырьләр һәм җырлар ел дәвамында радио эфирында яңгыраячак!
Татнетны үстерү фонды исеменнән барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез!.
Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/706 |