Бүген, 2 нче мартта, Казан шәһәренең "Дворянское гнездо" ресторанында VII #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Әлеге чара күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында (21-27 февраль көннәрне) үткәрелгән иде. Араның ерак булуына карамастан, тантанада Башкортостан һәм Чувашия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән, Татарстанның ерак районнарыннан да финалистлар катнашты. Күп кенә катнашучыларның проектта гаиләләре белән катнашулары һәм тантанага гаиләләре белән килүләре дә быел матур күренеш иде.
...
Дәвамын укырга »