Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Төп бит » 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары
2016 нчы елның 21 нче апрелендә узган сыйныф сәгатендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары күренекле татар хәйриячесе Әсхәт абый Галимҗанов (02.03.1936 – 03.01.2016) турында сөйләште. Фикерләр төрле булса да, андый мәрхәмәтле, ихлас кеше юк икәненә инандылар. Горурланырлык һәм үрнәк алырлык шәхес!
Дәресләрдән соң авылыбызда ялгыз яшәүче Нурсана апага булышырга бардылар. «Рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләп, көр күңел белән озатып калды ул безне», – ди алар.
8-11 нче сыйныф укучылары һәйкәл чистартуда катнаштылар.
...
Дәвамын укырга »
Тукай айлыгы кысаларында, Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү дәвам итә. 2016 нчы елның 21 нче апрелендә 1 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары да Тукайның балачагы белән таныштылар.
...
Дәвамын укырга »
«Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе кысаларында 2016 нчы елның 20 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары мәктәпнең хөрмәтле доноры Зарипова Рүзия Сәлих кызы белән очрашу үткәрде.
...
Дәвамын укырга »
«Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе кысаларында «Һәркемгә елмаю бүләк ит, дус яшә» девизы астында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары укучыларга, әти-әниләргә смайликлар өләште. Акция тәмамланганчы смайликларны сакларга киңәш ителде.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 12 нче апрелендә Космонавтика көне уңаеннан Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары өчен Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы тарафыннан «55 лет первому полету человека в космос» темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе китапханәсендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!» дигән китап күргәзмәсе һәм «Тукай ― татар шигърияте кояшы» дип исемләнгән Тукай почмагы булдырылды.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан стена газетасы эшләнеп куелды.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 8 нче апрелендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Тарихи һәйкәлләр язмышы» секциясендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучысы Галиәхмәтова 1 нче урын алды. Укытучысы: Хәбибуллин Рамил Шамил улы.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 8 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы тарафыннан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча, 1 нче сыйныфларда «Бер шырпының мең бәласе» темасына әңгәмә үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 2 нче апрелендә Халыкара балалар китабын яклау көне уңаеннан, китапханәдә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Балалар китабы ― сихри бер дөнья» дигән темага балалар китабына күзәтү оештырылды.
...
Дәвамын укырга »
Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларына «Уеннан ― уймак» темасына тәрбия сәгате үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы).
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 26 нчы мартында Әтнә районы мәктәпләре арасында X Спартакиада кысаларында Әфганстанда хәрби хезмәт үтәгәндә вафат булган Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы призына үткән милли көрәштә Закиров 1 нче урын, Әхмәдуллин 1 нче урын, Сафиуллин 3 нче урын, Аканашев Д. 3 нче урын, Аканашев А. 3 нче урын, Гарифуллин 4 нче урын алды. Командалар арасында укучыларыбыз 3 нче урында.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 21 нче мартында район мәктәпләре арасында узган волейбол буенча X Спартакиада ярышында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең кызлар командасы III урын алды.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 3 4 5 6 ... 10 11 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31