Җомга, 03.05.2024, 17:55
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2017 нче елның 3 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Биология, география, химия» атналыгы кысаларында география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 5-7 нче сыйныф укучылары белән география фәненнән «География+юмор» дигән шаян викторина уздырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 913 | Өстәде: admin | Дата: 03.04.2017

2017 нче елның 1 нче апрелендә XI Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 633 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2017

2017 нче елның 1 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы «Математиклар көне»нә багышланган чара үткәрде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 673 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2017

2017 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары район башлангыч сыйныф укучылары арасында уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар. Укучыларыбыз Галиәхмәтова 2 нче урын, Әхмәдуллина 3 нче урын алдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 684 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2017

2017 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Бурганова Л. һәм тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Шәйхиев Рамил Рәшит улы килде. Әти-әниләргә Әтнә техникумы турында бай мәгълүмат бирелде. Рамил Рәшит улы интернетның балаларга куркыныч якларын сөйләде. Әти-әниләргә сак булырга, балаларга игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Мәктәп күләмендә узган «Гаилә газеталары» конкурсына нәтиҗә ясалып әти-әниләргә грамоталар бирелде. Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 718 | Өстәде: admin | Дата: 31.03.2017

2017 нче елның 30 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Кошлар көне уздырылды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Кош оялары конкурсы булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 583 | Өстәде: admin | Дата: 30.03.2017

2017 нче елның 30 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә 5-9 нчы сыйныф укучылары «Ялкын» журналына сәяхәт ясадылар. Чара флешмоб формасында узды. Укучылар легендар журналның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар. Бүгенге көндә әдәбият мәйданында танылган күпме шәхес – язучылар, шагыйрьләр – үзләренең илһамлы юлын «Ялкын» журналыннан башлап җибәргән икән бит! Ә ул чакта алар әле мәктәп укучылары гына булганнар. Китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан уздырылган чара укучыларда журналга карата бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 769 | Өстәде: admin | Дата: 30.03.2017

2017 нче елның 21 нче мартында «Без бергә» конкурсының район этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. «Вокал соло» номинациясендә Хәкимов 3 нче урын, «Модалар театры» номинациясендә «Балачак» коллективы (Аканашева, Җиһаншина) җәйге коллекция белән 2 нче урын алдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 634 | Өстәде: admin | Дата: 23.03.2017

21 нче март – Бөтендөнья шигърият көне. Бу көнне уздыру карары 1999 нчы елда ЮНЕСКО ассамблеясенең 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр ул Парижда ЮНЕСКОның штаб-фатирында үткәрелә. 2017 нче елның 18 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Шигырь – күңелнең көзгесе» дип аталган кичә уздырылды. Кичәдә мәктәп укытучылары Зарипова Рүзия Сәлих кызы, Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Яшь каләм иясе Әхмәтова үз шигырьләре белән катнашты. Мәктәпне тәмамлап чыккан укучы Шакирова (Газизова) Фәнсиянең шигырьләре белән укытучы Шакирова Венера Илгизәр кызы таныштырды. Хисмәтуллина Йолдыз, Закирова Язилә, Аскарова Диләрә шигырьләрен Әхмәдуллина Эльмира укып узды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1095 | Өстәде: admin | Дата: 20.03.2017

2017 нче елның 17 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә уеннар, җыр-биюләр башкарылды. Башлангыч сыйныф җитәкчеләре тарафыннан оештырылган Нәүрүз бәйрәме ботка һәм коймак ашау белән тәмамланды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 770 | Өстәде: admin | Дата: 17.03.2017

2017 нче елның 16 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы) «Бездә кунакта – Яшь ТНВ» дигән ачык тәрбия сәгате узды. Дәрескә китапханәчеләр Әхмәдуллина Эльмира һәм Шәрәфиева Гөлфия апалар чакырылды. Бу дәрес телне саклауда ярдәм итүче китапларга багышланды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1101 | Өстәде: admin | Дата: 16.03.2017

2017 нче елның 15 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы «15 нче март – Кулланучылар хокукын яклау көне»нә багышланган чара үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 634 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангычлар атналыгы дәвам итә. Аның кысаларында «В мире сказок» түгәрәгенә йөрүчеләр Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерделәр һәм «Йолдызчык» балалар бакчасындагы кечкенә дусларына тәкъдим иттеләр. Әкиятне кечкенәләр бик яратып карадылар.    

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 777 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2017

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында III урын алдылар
[15.06.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алдылар
[22.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Экономика һәм без» дип аталган чара үтте
[22.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда онлайн-режимда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[13.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Лагерьга йөрүчеләр походка чыктылар, соңыннан лагерь ябылды
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[23.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды
[05.07.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка җиде яшь тулды
[03.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә