Җомга, 26.04.2024, 15:32
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагеренда 10 нчы июнь көне дә бик файдалы һәм күңелле үтте. «Минем йортым – минем ныгытмам» («Мой дом – моя крепость») исеме астында «Туган ягым – Татарстан» темасына чара үткәрелде, «Гаилә гербы» рәсем конкурсы оештырылды. Шулай ук, ниһаять, матур җәйнең дә җитүенә куанып мәктәп бакчасында бик тырышып эшләдек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 623 | Өстәде: admin | Дата: 10.06.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагереның 9 нчы көне «Габдулла Тукайны искә алу» көне буларак узды. Иртәдән үк күтәренке кәефләр белән мәктәпкә килдек. Безнең сәяхәткә чыгасыбызны белгәндәй, кояш та елмаеп карады. Автобуска утырып, юлга кузгалдык. Тукай музеенда, Сәгъди абзый йортында булдык. Бик бай эчтәлекле чыгышлар булды. Соңыннан фотога төштек, көймәдә йөздек. Көнебез бик күңелле һәм файдалы узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 526 | Өстәде: admin | Дата: 09.06.2017

2017 нче елның 8 нче июнендә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар Комыргуҗа урта мәктәбендә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булдылар. Музейдан соң экскурсовод Зилә апалары белән бергәләп Ябынчы авылында күренекле якташыбыз мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең туган нигезенә бардылар, Муллалар коесын карадылар. Ә обедтан соң «Сәламәтлек һәм спорт көне» уңаеннан шушы темага төрле сорауларга җаваплар бирделәр, кроссвордлар чиштеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 530 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2017

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагереның 7 нче көне «Табигатьне өйрәнәбез» исеме астында узды. Иртәнге аштан соң җыенып, Ашыт буена походка кузгалдык. Балалар үзләре белән кармакларын да алдылар. Көн дә бик матур булды. Ашыт буйларын күзәттек. Кондызларның ояларын да, алар кимергән юан агачларны да игътибарсыз калдырмадык. Балалар балык каптырган арада учак ягып җибәрдек. Соңыннан балык шулпасы пешердек. Түгәрәк табын артында гөр килеп сыйландык. Табигатькә сокланып, рәхмәтләр әйтеп мәктәпкә юл алдык. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 574 | Өстәде: admin | Дата: 07.06.2017

2017 нче елның 6 нчы июнендә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар район типографиясендә булдылар, андагы хезмәткәрләрнең вазыйфалары белән таныштылар. Аннан соң «Мыльные пузыри» шоу-программасын карадылар. Ә иң соңыннан «Рус теле көне» уңаеннан Александр Сергеевич Пушкинның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерделәр, яттан шигырьләр сөйләделәр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 768 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2017

Лагерьның 5 нче көне дә истә калырлык булды. 5 нче июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Шушы уңайдан көнебез «Чишмәләр көне» дип аталды. Китапханәче Эльмира Әхмәдуллина балаларны үзенең белем дөньясына алып кереп китте. «Тапкырлар һәм зирәкләр» дип аталган викторина үткәрде. Балалар бик күп мәгълүмат алдылар. Шуннан соң Түбән Көек авылы чишмәләре буйлап сәяхәт кылдык. Тәрбияче Венера Шакирова чишмәләрнең тарихы белән таныштырды. Соңыннан «Туган йортыбызны саклыйк» темасына сөйләштек, презентация карадык, «Экологическая игра» уенын уйнадык. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таптык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 747 | Өстәде: admin | Дата: 05.06.2017

2017 нче елның 4 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагеренда күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллинаның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Балдай татлы балачак» исемле кичә узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1048 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2017

2017 нче елның 3 нче июне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рухи мирас» исеме астында үтте. Иртәнге аштан соң Әтнәнең «Туган якны өйрәнү» музеена юл тоттык. Музейдан соң районыбыз паркында кунакта булдык. Укучылар рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 635 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2017

2017 нче елның 2 нче июне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Калатау серләре» исеме астында үтте. Балалар белән Әләшә бәйрәменә бардык. Бәйрәмдә күзәтүчеләр генә булмадык. Закиров үзенең белгән аятьләрен халык алдында укып күрсәтте. Молодец! Бәйрәм төгәлләнгәннән соң Ашыт буйларын айкап чыктык. Һәрбер агачны, чәчәкләрне, хәтта кырмыска ояларын да күзәттек. Көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 617 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2017

2017 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере үзенең яңа сезонын башлап җибәрде. Бу көн «Балаларны яклау көне»нә багышланды. Балалар белән төрле күңелле уеннар уйналды, җыр-бию тынып тормады. Бүгенге көнгә багышлап рәсемнәр, плакатлар да ясадык. Соңыннан китапханәчеләр тарафыннан «Балачак китап белән ямьле» исеме астында кичә үткәрелде. Шунда ук Бари Рәхмәтнең тууына 120 ел тулуы искә алып кителде. Китапханәчеләр балаларны яңа китаплар белән таныштырдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 562 | Өстәде: admin | Дата: 01.06.2017

2017 нче елның 30 нчы маенда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә әти-әниләр комитеты, укытучылар һәм фельдшер катнашында түгәрәк өстәл булды. «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында узган бу чарада бала сәламәтлеген саклауда гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеге турында сөйләшү булды.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 457 | Өстәде: admin | Дата: 31.05.2017

2017 нче елның 26 нчы маенда Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ / КНИТУ) уздырган «Вперед - в прошлое – 2017» иҗади конкурсында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әхмәдуллина һәм Шакирова 1 нче дәрәҗә Дипломнар һәм сертификатлар, Гыйниятова сертификат белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 488 | Өстәде: admin | Дата: 29.05.2017

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 902 | Өстәде: admin | Дата: 25.05.2017

« 1 2 3 4 ... 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
23 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Ш. Мәрҗани исемендәге республика укуларында катнашты
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[05.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика»
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[13.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңа автобуслы булды
[23.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Спартакиаданың быелгысы тәмам, җиңүчеләр билгеле
[13.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда кызыксынучаннар көне узды
[11.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ата-аналар комитеты һәм укучыларыбыз зона ярышына бардылар
[23.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[29.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Көчле звено» уенында катнаштылар