Җомга, 22.02.2019, 10:13
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 5048
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Санагыч
счетчик посещений скачать

Керү формасы
Язмалар архивы
Төп бит » 2018 » Апрель » 4 » Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме уздырылды
21:44
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме уздырылды
Соң булса да уң булсын, диләр безнең якта. Соңрак булса да, Нәүрүз бәйрәме үткәрдек әле 3 нче апрельдә мәктәбебездә. Яз да соңара, әллә безнең каршы алуны көтәме? Ул табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.  5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм сәнгать йорты хезмәткәрләре белән әзерләгән бу чара чын мәгънәдә дуслык, шатлык бәйрәменә әйләнде. Матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, биелде, төрле уеннар уйналды. Ә бәйрәмебез ахырында учактагы казанда пешкән ботка, майлы коймак һәм кайнар чәй белән сыйландык. Тәмле булды!

Нәүрүз бәйрәменә кагылышлы башка фотолар... (Яндекс.Диск)

Нәүрүз бәйрәменә кагылышлы башка фотолар... 

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 184 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/23
Эзләү
Вакыт
Календарь
«  Апрель 2018  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Бәйге
Белем җәүһәрләре-2014 V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе © 2019
Сделать бесплатный сайт с uCoz

Сайт 2011 нче елның июль аенда дөнья күрде. Мәктәпнең элеккеге сайты http://tkoek.narod.ru
Сайттагы материалларны файдаланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.