Җомга, 26.04.2024, 21:31
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Бүлекләр
Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9495
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Каталог статей


“7000 төп агач утырттым, 100гә якын оя ясадым”

Ир кеше агач утыртырга тиеш дигән “планны” Әтнә районы, Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов 7 мең тапкырга арттырып үтәгән! Берүзе шулкадәр агач утыртып, туган авылында урман үстергән ул. Төрле агачларның бер җирдә тупланып үскән урынны дендрарий дип атыйлар. Шулай итеп, Габдуллаҗан абый үз авылында дендрарий булдырган кеше. Алай гына да түгел, авыл тарихын энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнеп, һәр авылдашының шәҗәрәсен дә төзегән әле ул. Мондый кеше Татарстанда тагын бармы икән? Авылы-районы өчен генә түгел, республика өчен зур табыш, хәзинә ул.

Әтнә районы Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов

Укытучы
Туган ягы — Әтнә районында гомере буе балаларга белем биргән Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов укытучы эшенә очраклы рәвештә кереп китүен әйтә.
— Армиядән кайткач, Казанга эшкә урнашырга киттем, 22нче заводка урнаштым да, — дип сөйли ул. — Ләкин авылга кире кайтканда Арча роносына сугылырга уйладым: берәр мәктәптә эш урыны булмасмы, янәсе. 1970 нче елның гыйнвары иде. Кыш уртасында мәктәптә эш табылырмы икән дип шикләнсәм дә, бәхетемә, бар булып чыкты. Шулай итеп, шәһәргә китмәдем, авылда, әти-әни янында калдым. Әтнә районы, Атамыш авылы башлангыч мәктәбендә ике ел укытканнан соң Казан педагогика институтының география факультетына читтән торып укырга кердем. География фәнен, табигатьне мәктәптә укыганда ук ярата идем. 1972 елдан 2008 елга кадәр үз районыбызның Түбән Көек мәктәбендә география һәм технология фәннәре укыттым. Авыл мәктәбендә укытучы энциклопедист була инде ул. Химия, тарих, рус теле, биология, физкультура, астрономия фәннәрен дә укытырга туры килде. Завуч булып та эшләп алдым. Укучыларым география, технология буенча үткәрелгән олимпиадаларда дистәләгән призлы урын алды. Технология-хезмәт дәресендә кирәкле барлык эш коралларын, аларны куяр өчен, сызымнар сызып, шкафларны үзем ясадым. Дәресләрдә көндәлек тормышта кирәкле тупса, тотка, элгеч, тырма ише нәрсәләр ясадык. Технология фәнендә ирешкән уңышларым өчен РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазен бирделәр.
География кабинетындагы барлык шкафларны үзем ясап, анда карталарны, дәрес өчен кирәкле материалларны (тау токымнарын, агач, туфрак төрләрен) тәртип белән урнаштырдым. Мәктәптәге география мәйданчыгында укучылар метеорологик күзәтүләр алып бардылар. Мәйданчык ачык һавада булганлыктан, һава торышын билгеләү өчен кирәкле барлык әсбапны металлдан эшләдем. Күзәтүдә төгәллек сакланмаса да, балаларга әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен бик яхшы иде ул мәйданчык.
Бирелеп, мәктәпкә баш-аягым белән чумып эшләдем, уңышларымны күреп, Татарстанның атказанган укытучысы исемен бирделәр.

Фенолог
— Класстан тыш эшләр вакытында укучылар белән фенологик күзәтүләр алып бардык, — дип дәвам итә Габдуллаҗан абый. — Фенология — табигатьтәге (кошлар, хайваннар, агачлар, һава торышы һ.б.) сезонлы үзгәрешләрне өйрәнүче фән ул. Әйтик, сыерчык кайчан килә, шомырт яки ландыш кайчан чәчәк ата, бәрәңге кайчан утыртыла, беренче кырау кайчан төшә һ.б. Күзәтү нәтиҗәләрен Казан дәүләт университетының Табигатьне саклау кафедрасына җибәреп бардык. Моның өчен СССР География җәмгыятенең Мактау кәгазенә лаек табылдык.
Күзәтүләрне әле дә алып барам. Табигатьтә үткәргән тәҗрибәләремне, көндәлек вакыйгаларны аерым дәфтәрләргә теркәп, папкаларга тутырып барам. Беренче күбәләкләр кайчан күренә башлаудан алып, көзге яфракларның кайчан коелуы, 200ләп үсемлекнең кайчан чыгуы, чәчәк атуы, хайваннарның нинди үзгәрешләр кичерүе — елныкы-елга теркәлгән. Әйләнә-тирәдәге үсемлекләрнең хайваннарның бик күбесен таныйм.
Табигатьне өйрәнә торгач, төрле сынамышларым да барлыкка килде. Әйтик, каргалар җылы яктан килүгә оя төзи башласа, көн җылыта. Әгәр дә юк икән, һава тиз генә җылынмаячак. Кышын төньяктан көчле бураннар булса, кояшка каршы якта кар күп ятса, җирдә дым күп, димәк, җиләк тә уңа дигән сүз. Кышын кар күп яуса, җәй яңгырлы була диләр. Күзәткәнем бар, ел елга туры килми. Әгәр дә кешеләр табигатькә карап кына һава торышын төгәл фаразлый алса, күпкә җиңелрәк булыр иде. Монда бөтен факторларны да исәпкә алырга кирәк.

Урманчы
Табигатьне яратмаучы кеше юктыр ул. Әмма кайберәүләр аеруча табигатьҗанлы була һәм әйләнә-тирә мохитне матуррак, чистарак итү өчен ихлас тырышып йөри. Габдуллаҗан абыйның әтисе Салих абый да шундый булган. Өйләре янындагы тау астыннан чыккан чишмәне карап, тәрбияләп торган. Әтисе вафатыннан соң бу эш төпчек улы Габдуллаҗанга күчкән.
— Мәктәптә укыта башлаганнан бирле чишмә янында агачлар утыртам, беренчесен 1976 елда утырткан идем, шуннан алып, яз-көз саен агач утыртмый калган юк, — ди Габдуллаҗан абый.
— Монда хәзер урман. Мин аны дендрарий дип йөртәм, чөнки биредә безнең якта үсә торган барлык төр (50 төрле) агач һәм куак үсә: усак, имән, шомырт, миләш, кара зирек, аксыл зирек, нарат, артыш, талның 8 төре, балан, сирень, гөлҗимеш... Шулай ук безнең як өчен ят агачларны да очратырга мөмкин: карагай, фундук, тиле нарат (ылысын коймаучы нарат, туя), тау нараты, эрбет, корычагач (ясень), каштан, сары акация, Америка өрәңгесе, зәңгәр чыршы, камыр агачы (боярышник). Фундукны әле өч эл элек кенә утырткан идем, әлегә чикләвеге юк. Былтыр көз көне 220 нарат, 213 каен, 130 чыршы, 60 өрәңге, 87 каштан, 17 тупыл, 6 карагай утырттым. Дендрарийда хәзер барлыгы 7000нән артык агач. Мин ике генә дендрарийны беләм: Яшел үзән районында һәм Казанда. Авылларда — Югары Көек дендрарие (бүтән авылларда булмаса). Үсентеләрен төрле җирләрдән алып кайтам, урмандагы яшь үсентеләрне дә утырткалыйм. Сирәк очрый торган агачларны исә питомниклардан сатып алам.
Әйләнә-тирә матур булсын, чишмә яны яшеллеккә төрелсен дип утыртылган агач-куаклар бу. Хәзер инде алар чишмә янында гына түгел, әйләнә-тирә үзәннәрдә, буш урыннарда да үсә. Иң мөһиме — агачны дөрес урынга утырту. Мисал өчен, наратны күләгәгә утыртып, көн саен су сипсәң дә, үсмәячәк, чөнки ул яктылык ярата. Ә зиреккә дымлы урын кирәк. Агачның кайсы коры җир яратуын, кайсы күләгәне үз итүен, кайсы сазлыкта яхшы үсүен беләм, шуңа да аларны туры килә торган урыннарга утыртырга тырышам. Ылыслы агачларны, имәнне орлыктан үстерәм. Имәннәрнең барысы да диярлек тишелеп чыга, ә наратларның, ким дигәндә, 25 проценты үсенте бирә. Аннан минем урманымны баетырга кошлар да булыша. Алар төрле агачларның орлыкларын ояларына алып кайта. Еш кына төшереп калдыра яки тизәкләре белән дә җиргә эләгә.
Ел саен сыерчык оясы ясыйм. Шомартылмаган агачтан ясалган ояга кошлар әйбәт оялый. Сыерчык оясы түбәсеннән чери. Соңгы елларда, оя тиз искермәсен өчен, такта өстеннән калай кагып куям. Алай озаккарак чыдый. Ояларны агачка комбайннарда кулланыла торган резина каеш белән эләм. Шулай эшләгәндә, оя тузганчыга кадәр агачтан егылып төшми. Ярылмаган очракта, бер оя 10 елга җитәргә мөмкин. Ярылудан саклау өчен аларның ян-ягына да калай кагып, беркетә башладым. Дендрариемда хәзер 93 оя бар. Кошлар барысына да оялый. 10нан артык төрдәге кош оялый, бала чыгара. Агач куышларында да 8 оя бар, болары — тукран эше.
Дендрарийда кыр үрдәкләре дә яши, бурсык, куян, тиен, төлке кебек “кунаклар”, хәтта поши да килә. Еланнар — тузбашлар күп. Ун кырмыска оясы бар. Өч урында күл, бер шарлавык бар. Шарлавыкка “Сәламәтлек сукмагы” салдым, чакрымнан артыкка сузылган бу сукмак көн саен йөрүчеләрнең сулыш юлларын рәтли ала. Биредә күләгә, саф һава, кошлар сайрый. Секундына ярты литр су бирүче мул сулы чишмә Тау астына ямь биреп тора. Авыл мәчете ярдәме белән чишмәбезне өченче ел яңартып эшләдек. Кызганыч, аннан су алучылар сирәгәйде инде: авыл картайды, 80 яшьлек әбиләр чишмәгә суга йөрми, чөнки су өйгә кертелгән. Ә шәһәрдән кайтучылар еш кына шешәләргә тутырып алып китә.
Дендрарийга мәктәп укучылары күпләп килә. Аларга агачлар, табигать турында тәфсилләп, яратып сөйлим.

Шәҗәрәче
— Мин аерым кешенең-нәселнең шәҗәрәсен түгел, ә тулы бер авылның шәҗәрәсен өйрәнүне максат итеп куйдым, — ди Габдуллаҗан абый шәҗәрә төзергә алынуы турында. — Башта әтидән сорап, авылның һәр йортында кемнәр яшәгәнен язып алдым. Аннан өлкәннәрдән сорашып, шул кешеләрнең шәҗәрәләрен теркәдем. 1716 елда авылда 6 хуҗалык булган, 20 кеше яшәгән. Шәҗәрәдә шуларның хәзергә кадәр 11 буыны урын алды. Түбәннән, ягъни бүгенгедән борынгыга таба төзеп бардым. Кулга метрикә кенәгәләре, ревизия материаллары кергәч, мәгълүмат арткач, бер-берсе белән тоташа-тоташа шәҗәрәләр 5кә генә калды. Ягъни, Югары Көек авылының 300 еллык тарихы 5 шәҗәрәгә кереп бетте. Аларны китап итеп эшләдем. Моңа 30 елдан артык вакыт китте. Авыл шәҗәрәсен төзү — ул авыл тарихының 50 проценты ачыклану дигән сүз. Хәзер мин Югары Көек авылында яшәүче һәр кешенең 10-12 буыннан торган шәҗәрәсен әйтеп бирә алам. Шәҗәрәне фәнни нигездә цифрлар ярдәмендә төзим, анда кешеләрнең бер-берсе белән бәйләнешен саташмыйча тиз табып була.
Авылга беренче кем, кайдан килеп утырганны беләсе килеп күп эзләндем. Әдәбият галиме, археограф, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның шәҗәрәләреннән, исәп кенәгәләреннән шул ачыкланды: Югары Көеккә иң беренче булып Рязань өлкәсеннән Касыйм ханлыгы нәселе кешеләре килеп урнашкан икән.

Тарихчы
Габдуллаҗан абый укытучы булып эшли башлаганнан бирле, Югары Көек турында нәрсә ишетсә, укыса — барысын да теркәп барган. Авыл картлары сөйләгәннәрне дә язып алган, архив материалларын файдаланган. Авылын ихлас яраткан кеше генә иренмичә, авырсынмыйча аның тарихын барлап, өйрәнеп йөридер ул. Югары Көектә 110 ел элек салынган бина да бар икән! Башта ул мәчет, аннары мәктәп ролен үтәгән, хәзер — клуб.
— Авыл тарихын туплау өчен бик күп еллар эзләнергә кирәк, ләкин никадәр эзләнсәң дә, язылып бетте дип, аңа нокта куеп булмый, чөнки яңадан-яңа мәгълүматлар табылып тора, — ди Габдуллаҗан абый. — Югары Көек авылы тарихын язу өчен фактик материал җитәрлек. Мин шул тарихны билгеле бер системага салып язу юлында. Җирле атамалар, кушаматлар тарихларын яздым, авылыбыздан сугышка китүчеләр, яуда калучылар, исән-имин әйләнеп кайтучылар, авылыбыз кызларының кайсы җирләргә кияүгә китүләре, киленнәрнең кайсы яклардан килүләре, авылдагы югары белемле кешеләр, күренекле авылдашлар — барысы турында да мәгълүмат тупладым. Моннан тыш Габдулла Тукайның Әтнә белән бәйләнешен өйрәнәм, “Тукай һәм Әтнә” дигән китап чыгарырга хыялланам.

Хәбәрче
— Авыл тарихы, аның күренекле кешеләре, әйләнә-тирә табигать турында белгәннәремне газета-журналларга язам. Үзем белгәннәрне бүтәннәргә җиткерергә тырышам. Тарих миндә генә калмасын, таралсын дим.
Авыл укытучысына “ияреп йөрүче” җәмәгать эшләрен дә башкарырга туры килде: профсоюз рәисе, агитатор, пропагандист, участок сайлау комиссиясе рәисе, белем җәмгыяте рәисе, иптәшләр суды рәисе... Бер хәбәрчегә башкарган эшләрем турында сөйләгәч, ул, бик нык аптырап: “Габдуллаҗан абый, сезнең хатыныгыз Илсөяр апага булышырга вакытыгыз каламы соң?” — дип сорады. Кала. Йорт, лапас, мунча, капка-койманы өрь-яңадан төзедек. Балалар өчен утыргычлар, тәрәзә рамнары, гөл аслыклары, көрәк, көнкүрештә кирәкле әйберләрне ясыйм. Хатыным Илсөяр башлангыч класс балалары укытты. Өч баламның икесе дә — минем кебек география укытучылары. Биш оныгыбыз бар, дендрарийны “бабай урманы” дип йөртәләр.

Урманчы-укытучыны Назилә САФИУЛЛИНА тыңлады

Чыганак: http://www.tatyash.ru

Категория: Табигать, тарих… | Өстәде: admin (02.08.2018)
Карап чыгулар: 836 | Рейтинг: 5.0/66
Эзләү
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[02.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язучы Әмирхан Еникинең туган көне билгеләп үтелде
[27.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[23.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[07.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне билгеләп үтелде
[31.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат буенча бәйгедә кубок алды
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[21.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[20.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында катнаштылар
[16.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[27.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[07.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды