Дүшәмбе, 23.06.2025, 01:26
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10614
Статистика

Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2016 нчы елның 21 нче апрелендә узган сыйныф сәгатендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары күренекле татар хәйриячесе Әсхәт абый Галимҗанов (02.03.1936 – 03.01.2016) турында сөйләште. Фикерләр төрле булса да, андый мәрхәмәтле, ихлас кеше юк икәненә инандылар. Горурланырлык һәм үрнәк алырлык шәхес!
Дәресләрдән соң авылыбызда ялгыз яшәүче Нурсана апага булышырга бардылар. «Рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләп, көр күңел белән озатып калды ул безне», – ди алар.

 

8-11 нче сыйныф укучылары һәйкәл чистартуда катнаштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 788 | Өстәде: admin | Дата: 21.04.2016

Тукай айлыгы кысаларында, Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү дәвам итә. 2016 нчы елның 21 нче апрелендә 1 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары да Тукайның балачагы белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 787 | Өстәде: admin | Дата: 21.04.2016

«Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе кысаларында 2016 нчы елның 20 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары мәктәпнең хөрмәтле доноры Зарипова Рүзия Сәлих кызы белән очрашу үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 954 | Өстәде: admin | Дата: 20.04.2016

«Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе кысаларында «Һәркемгә елмаю бүләк ит, дус яшә» девизы астында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары укучыларга, әти-әниләргә смайликлар өләште. Акция тәмамланганчы смайликларны сакларга киңәш ителде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 845 | Өстәде: admin | Дата: 19.04.2016

2016 нчы елның 12 нче апрелендә Космонавтика көне уңаеннан Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары өчен Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы тарафыннан «55 лет первому полету человека в космос» темасына тәрбия сәгате үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1137 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2016

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе китапханәсендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!» дигән китап күргәзмәсе һәм «Тукай ― татар шигърияте кояшы» дип исемләнгән Тукай почмагы булдырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 845 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2016

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан стена газетасы эшләнеп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 740 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2016

2016 нчы елның 8 нче апрелендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Тарихи һәйкәлләр язмышы» секциясендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучысы Галиәхмәтова 1 нче урын алды. Укытучысы: Хәбибуллин Рамил Шамил улы.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 860 | Өстәде: admin | Дата: 11.04.2016

2016 нчы елның 8 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы тарафыннан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча, 1 нче сыйныфларда «Бер шырпының мең бәласе» темасына әңгәмә үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 784 | Өстәде: admin | Дата: 08.04.2016

2016 нчы елның 2 нче апрелендә Халыкара балалар китабын яклау көне уңаеннан, китапханәдә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Балалар китабы ― сихри бер дөнья» дигән темага балалар китабына күзәтү оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 967 | Өстәде: admin | Дата: 04.04.2016

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларына «Уеннан ― уймак» темасына тәрбия сәгате үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 746 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2016

2016 нчы елның 26 нчы мартында Әтнә районы мәктәпләре арасында X Спартакиада кысаларында Әфганстанда хәрби хезмәт үтәгәндә вафат булган Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы призына үткән милли көрәштә Закиров 1 нче урын, Әхмәдуллин 1 нче урын, Сафиуллин 3 нче урын, Аканашев Д. 3 нче урын, Аканашев А. 3 нче урын, Гарифуллин 4 нче урын алды. Командалар арасында укучыларыбыз 3 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 945 | Өстәде: admin | Дата: 30.03.2016

2016 нчы елның 21 нче мартында район мәктәпләре арасында узган волейбол буенча X Спартакиада ярышында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең кызлар командасы III урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 721 | Өстәде: admin | Дата: 25.03.2016

« 1 2 3 4 5 6 ... 10 11 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.01.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә ICILS-2013 тикшеренүендә катнашу турында сертификат килеп иреште
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гаиләләр белән очрашу узды
[25.11.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[15.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулды
[14.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы «Сөмбелә – 2017» исеменә лаек булды
[22.09.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[08.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булдылар
[27.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 2 нче көн
[17.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Музейлар көне» узды
[06.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[20.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда II урын алды