Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2016/2017 нче уку елы яңалыклары
|
2017 нче елның 13 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәчесе Шәрәфиева Гөлфия 1-7 нче сыйныф укучылары белән матбугат көненә багышланган чара уздырды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 13 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 7-9 нчы сыйныфлар катнашында Пётр Петрович Семёнов-Тянь-Шанскийның тууына 190 ел тулуга багышланган «Даладагы эзләр» исеме астында кичә уздырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең биология укытучысы Мәхмүтова Алсу тарафыннан 11 нче гыйнвар − тыюлыклар һәм парклар көне билгеләп үтелде. Укытучы сөйләгән мәгълүматлардан укучылар бик канәгать калдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 12 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары белән Сергей Павлович Королёвның тууына 110 ел булуга багышланган «Космоска − юл» исеме астында искә алу кичәсе узды (оештыручы физика укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 11 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы 5-7 нче сыйныф укучылары белән талантлы рәссам, китап бизәүче, карикатуралар ясаучы, график Айдар Мансур улы Үтәгәновның тууына 70 ел тулуны билгеләп уздылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
11 нче гыйнвар − Халыкара рәхмәт көне. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә дә, «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр» исеме астында, Халыкара «Рәхмәт» көненә багышланган әдәби круиз үткәрелде. Сәяхәт вакытында хикәяләр укылды, шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды. Кичә бик эчтәлекле һәм файдалы булды (оештыручы 2 нче сыйныфның җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 28 нче декабре − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» кышкы ял лагереның 4 нче көне. Бүгенге көн аеруча да истә калырлык булды. Укучыларыбыз куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәчеләр Әхмәдуллина һәм Шәрәфиева «Рафис Корбанның тууына 60 ел» темасына чара уздырдылар. Физкультура укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы «Күңелле эстафета» оештырды. Бу чара сәламәтлек көне уңаеннан үтте. Төшке аштан соң шагыйрь Сәхаб Урайскийга багышланган музыкаль тәнәфес узды. Соңыннан «Авылда да юл кагыйдәләрен белергә кирәк» исеме астында викторина үткәрелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 27 нче декабре − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» кышкы лагереның 3 нче көне. Бүгенге көн «Мир вокруг нас» исеме астында үтте. Укучыларыбыз куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, «Чит илләрдә Яңа елны ничек каршылыйлар» дигән темага әңгәмә узды, «Кемнең кар бөртеге матуррак?» исеме астында кар бөртекләре ясадылар. Сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы тарафыннан «Театрга 110 ел» темасына чара узды. Коткаручылар көне дә зурлап билгеләп үтелде. ТИН укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы коткаручылар белән очрашу үткәрде. Кичәгә Федераль янгынга каршы хезмәтнең 108 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары эчке хезмәт өлкән лейтенанты Сагитов Рифнур Зиннур улы һәм янгын сүндерүче Вахитов Ильяс Мәхмүт улы чакырылды. Күңелле сөйләшүдән соң эстафета үткәрелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 26 нчы декабре − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 2 нче көне. Бүгенге көн «Дуслар белән бергә» исеме астында үтте. Укучыларыбыз куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, өстәл уеннары уйнадылар. «Кышкы килде» исеме астында рәсем конкурсы узды. Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан «Чәй эчә беләсеңме?» темасына чара узды. Укучылар чәй тарихы белән таныштылар. Ничек дөрес эчәргә кирәклеген белделәр. Аннан соң түгәрәк өстәл артында чәй эчтеләр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
25 нче декабрь кышкы лагерь үзенең эшен башлап җибәрде. Шул ук көнне башлангыч сыйныфларыбызның Яңа ел кичәсе шаулап-гөрләп үтте. Ул көнне бәйрәмгә Шүрәле белән Убырлы да килде. Әмма аларга бәйрәмне бозарга Тылсымчы юл куймады. Әти-әниләре алдында балалар үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Әниләр, әбиләр белән бергәләп биеп-җырладылар.
|
|
|
2016 нчы елның 25 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 1-5 нче сыйныф укучылары катнашында Яңа ел алды тамашасы гөрләде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2017 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә график буенча ачык дәресләр бирү дәвам итә. 21 нче декабрь көнне 2 нче сыйныфта укытучы Зарипова Рүзия Сәлих кызы технология дәресе күрсәтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 8 9 10 11 12 13 14 » |
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|