Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Төп бит » 2016/2017 нче уку елы яңалыклары
2017 нче елның 19 нчы маенда, пионер туган көненең 95 еллыгы уңаеннан, мәктәп күләмендә поход оештырылды. Башта оештыру өлеше булды. Отрядлар үзләренә урыннар әзерләп учак тергезделәр. Аннан соң барлык укучылар җыйналып төрле спорт уеннары буенча көч сынаштылар. Уеннар тәмамланганнан соң җиңүчеләр бүләкләнде. Соңыннан үзләре әзерләгән тәм-том, бәрәңге боламыгы белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучылар күтәренке күңел белән таралыштылар.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы гаилә көне уңаеннан «XXI гасыр гаиләсе» исеме астында 7-9 нчы сыйныфларга дәрес уздырды.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары «Һава еланы» дип исемләнгән темага проект эшен уңышлы яклап, эшләгән очыргычларын очырттылар (җитәкчеләре Зарипова Рүзия Сәлих кызы).
...
Дәвамын укырга »
2017 нче елның 12 нче маенда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Насыров Казан Дәүләт медицина университеты (КГМУ) уздырган «Твой первый шаг в медицину» III Республика конкурсының «Сочинение на татарском языке» номинациясендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).
...
Дәвамын укырга »
2017 нче елның 12 нче маенда, XI Спартакиада хисабына үткәрелгән җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып, йөгерү буенча Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әхмәдуллина, Нуриев, Аканашев 1 нче урыннарны алдылар.
...
Дәвамын укырга »
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, 2017 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
...
Дәвамын укырга »
2017 нче елның 6 нчы маенда XI Спартакиада кысасында уздырылган футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 2 нче урын алды.
...
Дәвамын укырга »
2017 нче елның 28-29 нчы апрель көннәрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар. Алар әйләнә-тирәне чистарттылар, тәртипкә китерделәр.
...
Дәвамын укырга »
2017 нче елның 26-29 нчы апрель аралыгында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә җәмгыять белеме атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Могҗизалар кыры» дигән уен уздырды. Мөхетдинов төп җиңүче булды.
...
Дәвамын укырга »
2017 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар.
...
Дәвамын укырга »
2017 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 6–7 нче сыйныф укучылары катнашында КВН үткәрелде. 6 нчы сыйныф укучылары җиңүче булды. Чараны китапханәчеләр уздырды.
...
Дәвамын укырга »
С 17 по 24 апреля в МБОУ «Нижнекуюкская ООШ» Атнинского муниципального района РТ проходила неделя русского языка и литературы. В рамках недели проводились такие мероприятия, как «Кто хочет стать миллионером?», «В мире фразеологизмов», «Такие разные части речи», филологическая игра «Грамотей», игра «Волшебный квадрат» и беседа «Из жизни школьных слов». Отличившимся своими знаниями учащимся были вручены грамоты (Мухутдинов, Гарипов, Кадыйров, Ахмадуллин, Ахметова).
...
Дәвамын укырга »
2017 нче елның 22 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең физика укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 6 нчы сыйныф укучылары белән «Халыкара астрономия көне» исемле кичә уздырды.
...
Дәвамын укырга »