|
2016 нчы елның 2 нче ноябрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Тантанага бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, матбугат һәм телевидение хезмәткәрләре һәм татар интернеты белән даими кызыксынган татнетчылар чакырылган иде. Бәйгенең жюри эшендә актив катнашып, Татнетның сыйфатын яхшыртуда зур өлеш керткәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
|