Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
2022 нче елның 12 нче февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2022» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашева 3 нче урын яулады. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
8 нче февральдә мәктәбебездә 5, 6 нчы сыйныф укучылары өчен Zoom форматында «Дөньяда иң төп дәрес» дигән темага лекцияләр узды.
Проект 2020 нче елның декабрендә эшли башлады, һәм аның төп юнәлеше – бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасының Тотрыклы үсеш максатларын трансляцияләү. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 28 нче гыйнварында Әтнә районы мәктәпләре арасында XVI Спартакиада кысаларында уздырылган шахмат буенча бәйгедә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашева икенче урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды. Мәктәп командасы төп гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
27 нче гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Блокада икмәге» («Блокадный хлеб») акциясе кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз Рәхмәтуллина туган (татар) тел буенча призёр (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), Халикова И. рус теленнән җиңүче (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы), Шакирова Г. җәмгыять белеменнән призёр (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы), рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рус теленнән (республика) призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), Йосыфов Д. җәмгыять белеменнән җиңүче (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы), туган (татар) тел буенча призёр (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) булдылар. Укучыларыбызны һәм аларны әзерләүгә зур өлеш керткән укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!! |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 27 нче декабрендә Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбенең спорт залында «Таң» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы Кыш бабай призына милли көрәш буенча традицион ачык турнир уздырды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов Ф. үз авырлыгында 2 нче урын яулады, медаль һәм грамота белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2022 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Коррупциягә каршы көрәш буенча үткән «Бел һәм юл куйма!» иҗади эшләр бәйгесенең район этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Халикова Ф. «Видеоролик» номинациясендә 2 нче урын алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 15 нче декабрендә XVI Спартакиада кысасында уздырылган бадминтон ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде. Укучыбыз Гарифуллин егетләр арасында I урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 11 нче декабрендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында XVI Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Тугызьеллык мәктәпләр арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучыcы Аканашева 3 нче урынны алды, медаль һәм диплом белән бүләкләнде. Командалар арасында укучыларыбыз 3 нче урында. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 11 12 13 14 15 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|