Статистика
Онлайн барлыгы: 2 Кунаклар: 2 Кулланучылар: 0
|
Блог
Хөрмәтле китап сөюче дуслар!
2023 елның 1-21 гыйнвар көннәрендә үткәрелгән XXII #әдәбимарафон проектында катнашырга теләк белдереп меңгә якын гариза кабул ителгән иде.
Алдына максат куйган китап сөючеләрнең күбесе финалга барып җитте һәм ВКонтакте социаль челтәрен 20 меңгә якын файдалы һәм кызыклы әдәби әсәрләрдән һәм шигырьләрдән өзекләр белән баетты.
Сезгә әлеге финалистларның исемлеген тәкъдим итәбез!
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар!
Сезне Россия Федерациясендә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан һәм 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырыла торган «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.
Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле дуслар!
Бүген «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы»нда «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе старт алды.
Бәйгедә мәктәпкәчә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, педагоглар һәм ата-аналар катнаша ала.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле кулланучылар!
23 нче декабрьдән алып 29 нчы декабрьгә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендә VI "Тәмле марафон" (#ТәмлеМарафон) проекты үткәрелде. Проектта 80 нән артык аш-су остасы катнашты һәм 70 тән артык катнашучы аның финалына үтте.
Проектның максаты - интернет челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә татар милли ашларын популярлаштыру, һәр кулланучыга милли ризыклар әзерләүдә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирү, Яңа ел алдыннан табыннарда милли ризыкларның өстенлек алуын тәэмин итү, Интернет челтәрендә һәр кеше куллана алырлык татар милли ризыклары рецептлары санын арттыру.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле татар интернетчылары, татар программистлары, татар әдәбиятын сөючеләр һәм киләчәккә зур максатлар куйган татар яшьләре!
Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Татмедиа мәгълүмат агентлыгы, "Белем радиосы" билингваль балалар һәм яшүсмерләр радиосы, "Аксу" компанияләр берлеге һәм күп кенә башка оешмалар, юридик һәм физик затлар ярдәме белән оештырылган бәйгеләрнең җиңүчеләрен һәм финалистларын котлау тантанасына "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгенә (Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 3 йорт) чакыра!
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле интернет-кулланучылар!
Бу көннәрдә «Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясалды һәм сезне аның нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Җиңүчеләр 18 декабрьдә Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләнәчәкләр. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана!
Конкурска 5 номинациядә барлыгы 500 дән артык эш кабул ителде.
...
Дәвамын укырга »
|
Татнетны үстерү фонды инде 2017 елның көз айларыннан башлап интернет челтәрендә #Әдәбимарафон проектын оештырып бара һәм, һәр марафон тәмамланган саен, үзе өчен интернетта татар әдәбияты үсешенә аналитика ясый.
XXI #әдәбимарафон проекты тәмамлангач та, Татнетны үстерү фонды хезмәткәрләре китап укучыларның кайсы авторларны күбрәк укуларын анализлап чыктылар. Әлеге марафонның нәтиҗәләре белән сезне дә таныштырабыз.
...
Дәвамын укырга »
|
2022 елның 9 декабренда Татнетны үстерү фондының чираттагы XVII Попечительләр Советы үткәрелде. Ул хәзерге вакытта Президентның мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган "Белем радиосы - Радио Белем" студиясендә үткәрелде.
Попечительләрнең бер өлеше студиядә җыелса, икенче өлеше киңәшмәгә онлайн рәвештә тоташты. Фондның башкаручы директоры чыгышы алдыннан иң элек Попечительләр Советы составына кертелү өчен синхрон тәрҗемәче, «Ел викимедиачысы – 2018», «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр» мегапроектында катнашучы, халыкара төрки телле викимедиачылар төркемнәре әгъзасы, Татарча Википедиянең идарәчесе Фәткуллин Фәрһад Наил улы тәкъдим ителде. Әлеге кандидат Попечительләр Советына бертавыштан кабул ителде.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле әдәби марафончылар!
2022 елның 1-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән XXI #әдәбимарафон проекты финалистлары исемлеген урнаштырабыз. Финалистларны бүләкләү тантанасы исә агымдагы елның декабрь аенда "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татарча IT-проектлар бәйгесенең (http://konkurs.belem.ru) финалистларын бүләкләү тантанасы белән бергә Казанда үткәрелер, дип көтелә. Тулырак мәгълүматны #әдәбимарафон берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon), Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (https://tat-i.net/tt) һәм аның социаль челтәрләрендәге аккаунтларында (https://vk.com/tatnet) карап барыгыз.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле татар интернетчылары!
Татнетны үстерү фонды XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" IT-бәйгесенә гаризалар кабул итүне ачык дип белдерә!
Гаризалар 24 нче октябрьдан 25 нче ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (жюри әгъзалары эшчәнлеге): 26 нчы ноябрьдан 31 нче ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.
Быел бәйге 13 тапкыр үткәрелә һәм барлыгы 7 номинациядә катнашырга мөмкин:
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 21 22 »
|
|