Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Блог
24 апрель көнне «Белем радиосы» «Әкият» курчак театрында татар теленнән олимпиадада катнашучылар белән очрашу үткәрде. Олимпиадага Пенза, Киров, Омск, Төмән һәм башка төбәкләрдән килгән 430 укучы «Белем радиосы» белән якыннанрак танышты. «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Р.М. тарафыннан радионың кыскача презентациясе уздырылды.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле китап сөючеләр! Кичә, 18 апрель көнне, Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды һәм анда республикабызның Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Шулар арасында безнең актив әдәби марафончыбыз - Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова да бар!
Бүгенге көндә Гүзәл Галләмова - публицистик язмалар тупланган "Ямьлисе иде тормышны" китабы, "Сәхнәле балачак", "Яшьнәтик әле яшьлекне!", "Канатлар куя сәхнә!", сценарийлар җыентыклары; "Ялгыз көймә", "Түз, йөрәк!", "Ызандашлар" әдәби әсәр басмалары авторы.
...
Дәвамын укырга »
|
Бүген, 17 апрель көнне, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Р.М. җитәкчелегендә "Белем радиосы" (https://radio.belem.ru) командасы (Хисмәтова Л.К. – тапшыруларны эфирга чыгаручы редактор, Мансурова Р.Н. - программалар редакторы, Рәшитова Г.Р. - SMM-менеджер һәм тапшырулар алып баручы) Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Сарман районнарында мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, журналистлар белән файдалы һәм нәтиҗәле очрашулар уздырды.
...
Дәвамын укырга »
|
Бүген, 10 апрель көнне, «Белем Радиосы» (https://radio.belem.ru) командасы Мамадыш районының «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кызыклы очрашу уздырды.
Әлеге очрашуда тагын кемнәр катнашты диярсез? Менә алар: "Ялкын" журналы, «Кәеф» блогерлар медиамәктәбе һәм ТР Язучылар берлеге.
Бүген балалар, «Белем радиосы» һәм «Кәеф» блогерлар медиамәктәбе белән якынрак таныштылар, каләм тибрәтүчеләргә шагыйрь һәм прозаик Марат Закир, шулай ук Раил Гатауллин киңәшләрен бирделәр.
...
Дәвамын укырга »
|
3 апрель көнне «Белем радиосы» (https://radio.belem.ru) хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Каратун урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе»ндә 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары, шул исәптән яшь #ӘДӘБИМАРАФОНчылар белән дә, очрашу уздырды.
Әлеге очрашуда «Белем радиосы» белән таныштыру, журналист киңәшләре, сәхнә осталыгы һәм интервью алу буенча мастер-класслар үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »
|
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы» Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесен үткәрде.
Конкурска килгән 200 дән артык эш жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнде һәм бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.
Бүген, 27 март көнне, жюри тарафыннан иң яхшы башкаручылар дип табылган катнашучыларны 7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасында бүләкләү тантанасы узды.
Барлык җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/646
|
Татнетны үстерү фонды — Мәгълүмат технологияләренең һәм интернет челтәренең татар телендәге өлешен үстерүгә юнәлтелгән интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү фонды. «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасына моннан ун ел элек – 2013 елның 27 мартында нигез салына. Фондның оештыручысы һәм башкаручы директоры булып Гатауллин Раил Мәүлет улы тора.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле иҗат сөючеләр һәм сәнгать ияләре!
«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Белем.ру» IT-компаниясе, «Белем радиосы» белән берлектә (https://radio.belem.ru), балалар һәм яшүсмерләр арасында әдәби иҗатны популярлаштыру, рус һәм татар телләрендә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан «Мое перо» ‒ «Минем каләмем» иҗади конкурсын үткәрә.
...
Дәвамын укырга »
|
19 март көнне, «Дворянское гнездо» ресторанында, VI #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Ул, гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан бер атна дәвамында (23.12-29.12) барды һәм 30 нчы декабрьдә проектның финалистлары игълан ителде.
Марафонның финалына узу өчен аш-су осталары атна дәвамында көн саен бирелгән темалар буенча табынга татар һәм тугандаш халыкларның ризыкларын әзерләргә, әзерләү процессында үз эшләрен фотога яисә видеога төшерергә һәм аларны, әзерләнгән ризыкның рецептын язып, #тәмлемарафон хэштегы һәм ризыкның исеме язылган хэштег белән үзләренең ВКонтакте аккаунтларында урнаштыра барырга тиешләр иде. VI #ТәмлеМарафон проектында 80 нән артык кеше катнашырга теләк белдерде һәм 74 аш-су остасы аның финалына үтте.
...
Дәвамын укырга »
|
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы» Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесен үткәрде.
Конкурска килгән 200 дән артык эш жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнде һәм бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 21 22 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|