Статистика
Онлайн барлыгы: 5 Кунаклар: 5 Кулланучылар: 0
|
Блог
Хөрмәтле әдәби марафончылар, #авылымгүзәллеге һәм #сәламәтиртә проектлары финалистлары!
Сезне, сезнең якын туганнарыгызны, Татнетны үстерү фонды проектлары белән кызыксынып торучы һәм якын итүчеләрне, шагыйрьләр һәм язучыларны, драматургларны, күренекле шәхесләрне, журналистларны, Фондка һәрдаим ярдәм итеп торучы спонсорлар һәм партнерларыбызны 11 август көнне Апас районы Апас шәһәр тибындагы поселогы янында урнашкан Сабан туе мәйданында үткәреләчәк "Әдәби Сабан туе" чарасына чакырабыз.
...
Дәвамын укырга »
|
Агымдагы 2023 елның 1-21 июль көннәрендә #Әдәбимарафон проекты 24 нче мәртәбә үткәрелде. Белгәнегезчә, #Әдәбимарафон проекты һәр кварталның беренче өч атнасында үткәрелә, җәйге каникуллар вакытында анда 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша. Быел яшь категориясе бераз киңәйтелде һәм проектта 20 яшькәчә әдәбият сөючеләр катнаша алды.
Әлегә барлык катнашучылар да финалист анкетасын тутырмады, шулай да, булган кадәр мәгълүматны - финалистлар исемлеген сайтка урнаштыра башлыйбыз.
XXIV #Әдәбимарафон проектының барлык финалистларын да 11 август көнне Апас районында үткәреләчәк #ӘдәбиСабантуе чарасында көтеп калабыз!!!
...
Дәвамын укырга »
|
Мөхтәрәм дуслар!
Татнетны үстерү фонды партнерлык шартларын яңартты. "Татнетны үстерү фонды партнеры" статусына ия булган физик һәм юридик затларга бүгеннән башлап Фонд үзенең хезмәтләрен тәкъдим итә башлаячак.
Татар интернетын үстерү һәм ныгытуга өлеш кертегез һәм безнең белән бергә сез дә ныгыгыз!
...
Дәвамын укырга »
|
#АвылымГүзәллеге онлайн-марафоны быел дүртенче мәртәбә үткәрелде.
Әлеге проект елдан-ел камилләшә, яңара бара. Быел проектның финалына чыгу өчен 7 көнә дәвамында алдан билгеләнгән темалар буенча мөмкин кадәр тулы һәм эчтәлекле язмалар урнаштырып барырга кирәк иде.
Проектта катнашырга барлыгы 90 гариза килде һәм алар арасыннан 70 марафончы проектның финалына үтте.
Барлык әлеге финалистларны 11 августта Апас районында үткәреләчәк #ӘдәбиСабантуе тантанасына чакырабыз һәм көтеп калабыз!
...
Дәвамын укырга »
|
#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11 июльдән (бүгеннән) башлап 25 июльгә кадәр үткәреләчәк. 2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) 16 шар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар аннары Әдәби Сабан туенда бил алышачак! Әдәби Көрәшнең II этабы 11 августта Апас районында үткәреләчәк. Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан - 8, 8 финалисттан - 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.
...
Дәвамын укырга »
|
Быел «Авылым гүзәллеге» 17 июльдән алып 23 июльгә кадәр 1 атна дәвамында үткәрелә.
Проектның (марафонның, челленджның) максатлары - үз туган авылыңның табигатен, шәхесләрен, күренекле урыннарын, тарихын һәм традицияләрен, укытучылары һәм остазларын, меценатларын һәм авылның киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртучыларын таныту; авылдашларны барлау һәм бергә туплау; туган як һәм авыл белән горурлык хисен арттыру.
...
Дәвамын укырга »
|
Бүген Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәм Апас муниципаль районы җитәкчелеге 11 августта Татарстан Республикасы Апас шәһәр тибындагы поселокта үткәреләчәк Әдәби Сабан туе өчен мәйданны карадылар һәм әлеге зур һәм әһәмиятле чараның кыскача программасын килештеләр.
Әдәби Сабан туена Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән быел да меңнән артык кунак килер дип көтелә. Әдәби Сабан туе программасында, Әдәби марафон проекты финалистларын бүләкләү белән бергә, Әдәби көрәш, милли Сабан туе уеннары, танылган җырчылар һәм артистлар белән концерт программасы, танылган язучылар белән очрашулар һәм автограф-сессияләр һ.б. бар. Сабан туе ахырында кунаклар өчен Апас районы музейларына һәм китапханәләренә экскурсияләр дә оештырылачак.
...
Дәвамын укырга »
|
Россиядә яңа проект «РУВИКИ» ачык онлайн-энциклопедиясе сафка баса. Энциклопедиягә нигез салучы Владимир Медейко «Лента.ру» порталында чыккан интервьюсында (https://lenta.ru/articles/2023/06/29/ruwiki/) бета-режимда эшләгән проектның концепциясе һәм башка онлайн-энциклопедияләрдән аермалы яклары турында сөйләде. Искәртеп үтәргә кирәк, онлайн-энциклопедиянең иң мөһим үзенчәлекләренең берсе - Россиядә яшәүче барлык халыкларның туган телләрендә бүлекләр булуы, ягъни энциклопедиядә бирелгән мәкаләләр белән теләге булган һәркем үз туган телендә укып таныша алачак.
...
Дәвамын укырга »
|
Бүген, 29 июньдә, “Татнетны үстерү Фонды” коммерцияле булмаган оешмасы химаячеләр советының XVIII утырышы үткәрелде. Утырышта агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, якын киләчәктә башкарыласы эш планы һәм устав-оештыру мәсьәләләре каралды. Утырыштагы төп мәсьәләләрнең берсе - "Белем радиосы"ның киләчәге, аны финанслау һәм халыкка таныту мәсьәләсе булды. Шулай ук, 11 августта Апаста үткәреләчәк Әдәби Сабан туе чарасы да игътибарга алынды.
...
Дәвамын укырга »
|
Әлеге проектта катнашу өчен:
1) Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсендәге рәсми аккаунтта беркетелгән язма астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп "+" куегыз, аңа өстәп катнашучыга ничә яшь булуын, аның исем-фамилиясен, катнашучы яшәгән республика/өлкә, район, шәһәр/авыл исемен язарга кирәк.
2) Әлеге анонс язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз һәм проектта катнашырга дусларыгызны да чакырыгыз. Килешәсезме, проектта дуслар белән бергә ярыша-ярыша катнашуы күңеллерәк!
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 3 4 5 6 ... 21 22 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|