Якшәмбе, 19.05.2024, 16:24
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9526
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:53
«Белем Радиосы» командасы Татарстанның тагын ике районында мәктәп укучылары белән очрашты

Бүген, 17 апрель көнне, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Р.М. җитәкчелегендә "Белем радиосы" (https://radio.belem.ru) командасы (Хисмәтова Л.К. – тапшыруларны эфирга чыгаручы редактор, Мансурова Р.Н. - программалар редакторы, Рәшитова Г.Р. - SMM-менеджер һәм тапшырулар алып баручы) Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Сарман районнарында мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, журналистлар белән файдалы һәм нәтиҗәле очрашулар уздырды. 

Беренче тукталыш - Әлмәт шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе. "Белем радиосы" командасы чарага килгән укытучылар, китапханәчеләр, журналистларны һәм бу өлкәләрдә эш алып барган җитәкчелекне радио эшчәнлеге белән якыннан таныштырып узды. Очрашуда катнашучылар арасында ТР Әлмәт муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы муниципаль бюджет учреждениесе директоры Дугаева Н.С., ТР Әлмәт муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Каһарманова М.Н., ТР Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча урынбасары Җиһаншина С.М., "Әлмәт хәбәрләре" муниципаль газетасының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, "Татарстан Яңа Гасыр" иҗтимагый хәрәкәте урынбасары Зәрипова Л.Н., Әлмәт районының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы вәкиле, БТКның Әлмәт бүлеге президиумы әгъзасы, "Туган як" тарихчылар клубы әгъзасы, "Татар гаиләсе" Россия иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, лаеклы ялдагы мөгаллимә Замалеева Г.Н. бар иде. Очрашуга килгән һәркем, "Белем радиосы" белән якыннан танышып, киләчәктә актив хезмәттәшлек алып барырга дигән сүзгә килделәр. 

Икенче тукталыш - Әлмәт шәһәренең "1нче номерлы Лицей-интернаты". Лицей диварларында берьюлы ике очрашу чарасы үткәрелде. Аның берсе – 5-9 сыйныф укучылары белән булса, икенчесе 10-11 сыйныф укучылары белән эшлекле форматта үткәрелде. Яшьләрдә "Белем радиосы"на кызыксыну уянды. Алар радионың бәйгеләрендә катнашырга, үзләренең материалларын радиога юлларга һәм радио студиясенә кунакка килергә теләк белдерде. 

Өченче тукталыш - "2нче номерлы Җәлил урта белем бирү мәктәбе". Укучылар "Белем радиосы" командасын бик җылы каршы алдылар һәм мастер-класслар белән тренингларда да актив катнаштылар. Талантлы укучылар яттан матур шигырьләр укыдылар, җыр җырлап куандырдылар. Һәр очрашуда да актив балалар "Белем радиосы"ннан кечкенә генә, әмма истәлекле бүләкләргә ия булдылар. 

“Белем радиосы” командасы белән шундый матур, эчтәлекле һәм файдалы очрашуларны оештыруда ярдәм иткән һәрбер оештыручыга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе очрашуларны көтеп калабыз!

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/649

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 95 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/13
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2023  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә комсомолның туган көне билгеләп үтелде
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[06.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унике ел тулды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[06.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз катнашында викторина үткәрелде
[29.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Көчле звено» уенында катнаштылар
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[15.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Яңа Кенәр урта мәктәбендә узган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар
[15.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
«Ел укытучысы – 2020» конкурсының муниципаль этабы узды
[14.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[19.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды