Чәршәмбе, 01.05.2024, 04:49
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:24
Әдәби көрәшнең беренче туры нәтиҗәләре билгеле булды

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә “Әдәби марафон” кысаларында үткәрелгән Әдәби көрәшнең беренче туры нәтиҗәләре билгеле булды. Илсөяр Иксанова, Газинур Морат һәм Раил Гатауллин составындагы жюри әгъзалары әдәби көрәшчеләрнең эшләрен бәяләде. Түбәндәге финалистлар 11 август көнне Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда көч сынашачак. 

ӨЛКӘННӘР категориясендә II турга финалга узучылар:

Нурыев Наил Рәфыйкъ улы - БР Мәчетле районы
Сираева Лилия Фәрит кызы - БР Туймазы шәһәре
Фатыйхова Рәсимә Мөхәммәтхарис кызы - РФ Санкт-Петербург шәһәре
Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы - ТР Актаныш районы
Муллаянова Эльмира Рафкат кызы - ТР Актаныш районы
Нәгыймова Гөлсәрия Әхсән кызы - ТР Актаныш районы
Шакирова Рузалия Ринат кызы - ТР Әгерҗе районы
Абдрахманова Гөлназ Мияссәр кызы - ТР Казан шәһәре
Гыйльметдинова Энҗе Рамазан кызы - ТР Казан шәһәре
Гыймадиева Гөлназ Мәлик кызы - ТР Казан шәһәре
Вәлиев Фәнис Фарук улы - ТР Лаеш районы
Шәрифуллина Равилә Флүн кызы - ТР Мөслим районы
Газизова Рузалия Шамил кызы - ТР Теләче районы
Галимова Гөлчәчәк ... кызы - ТР Тәтеш районы
Әһлиева Зөлфия Мөслих кызы - ТР Ютазы районы
Әхмәтҗанова Энҗе Галимҗан кызы - ТР Яр Чаллы шәһәре

БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР категориясендә II турга финалга узучылар:

Шәймөхәммәтова Нурия Илдар кызы - БР Чакмагыш районы
Вәлиева Камилә Рамил кызы - ТР Апас районы
Раимкулова Алсу Бәхтияр кызы - ТР Апас районы
Хилавиев Рүзил Рамил улы - ТР Апас районы
Хәбибрахманова Нәргизә Ранил кызы - ТР Балтач районы
Гәйнетдинова Азалия Фәнис кызы - ТР Балык Бистәсе районы
Сәмигуллина Камилә Наил кызы - ТР Буа районы
Сөнгатова Диләрә Айнур кызы - ТР Буа шәһәре
Вәлиева Әминә ... кызы - ТР Казан шәһәре
Сафиуллин Ислам Ришат улы - ТР Казан шәһәре
Галимзянов Самат Динар улы - ТР Кукмара районы
Шәрифуллин Рүзәл Ринат улы - ТР Мөслим районы
Маликова Алисә ... кызы - ТР Саба районы
Шайдуллина Ләйлә Рамил кызы - ТР Сарман районы
Багаува Азалия Салават кызы - ТР Ютазы районы
Хаернасова Әминә Риназ кызы - ТР Яр Чаллы шәһәре

 

ИГЪТИБАР!

Иң элек, Әдәби көрәш башланыр алдыннан, һәр яшь категориясендә жирәбәгә салу (жеребьевка) оештырыла - финалистларның үзара кемнәр белән көрәшәчәкләре билгеләнә.

Әдәби Сабан туенда Әдәби көрәш 3 өлештән тора:

1. Әдәби көрәшчеләр, кулларына алдан әзерләп килгән татар телендә язылган әдәби китапларын тотып, парлап сәхнәгә чыгалар. Һәр яшь категориясендә 16 финалисттан 8 финалист сайлап алына. Бу өлештә финалистлар хөкемдар (танылган шагыйрь/язучы) сигналы белән бер-бер артлы яттан сәнгатьле итеп шигырь укыйлар (онлайн турда ятланган шигырь кабул ителми!). Хөкемдар җиңүчене билгели. Көчләр тигез булган очракта, хөкемдар өстәмә бирем бирә - һәр әдәби көрәшче көндәшенә алдан әзерләп килгән китаптан катлаулы укыла торган өзекне укырга тәкъдим итә - көндәше, китапны кулга алуга, әлеге катлаулы укыла торган өзекне сәнгатьле итеп укырга тиеш. Хөкемдар тагын җиңүчене билгели. Җиңелүче диплом һәм бүләк алып сәхнәдән төшә, җиңүче сәхнәдә кала һәм киләсе этапка күчә.

2. Бу өлештә дә җиңүче беренче өлештәге кагыйдәләр нигезендә билгеләнә. Һәр яшь категориясендә 8 финалисттан 4 финалист сайлап алына;

3. Беренче ике сынауны уңышлы үткән финалистларга үз районнарында яшәп иҗат итүче (якташ) шагыйрь, язучы яисә драматург турында матур һәм эчтәлекле чыгыш ясарга кирәк. Әдәби көрәшчегә көндәшләреннән яхшырак итеп үз райондашын горурлык белән тәкъдим итәргә - аның биографиясе, иҗаты турында сөйләргә (лимит - 3 минут) һәм һәр тыңлаучыда әлеге шәхескә һәм аның иҗатына карата мәхәббәт һәм соклану хисе уятырга тиеш. Төп хөкемдар - Татарстан Язучылар берлеге рәисе, финалистларның чыгышларын тыңлый, әдәби көрәшченең чыгышына карап ким дигәндә бер сорау бирә (әлеге әдипкә кагылышлы) һәм һәр категориядә 4 финалист арасыннан I, II, III урыннарны һәм гран-при иясен билгели.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/adabi-korash-2023-1-tur-finalistlar

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 108 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/23
Эзләү
Календарь
«  Август 2023  »
ДСЧПҖШЯ
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[29.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[21.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары экологлар белән очраштылар
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[06.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелде
[17.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[09.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[12.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында кубок алды
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[16.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге кросс – 2019» үткәрелде
[05.07.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка тугыз яшь тулды