"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә катнашучылар һәм бәйгене кызыксынып күзәтеп торучылар!
Бәйге елдан-ел ныгый һәм киңәя бара, номинацияләр саны арта, интернет-проектларга карата таләпләр кырыслана һәм шул ук вакытта бүләкләр дәрәҗәлерәк була бара.
Быелгы тантана да башка елларга караганда нык үзгә булачак!
Беренчедән, аның тантана үткәрелү урыны үзгәрә. Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы октябрь (дүшәмбе) көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында үткәреләчәк, тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.
Икенчедән, "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләргә Санкт-Петербургтан ВКонтакте социаль челтәренең проектлар җитәкчеләре дә киләчәкләр.
Өченчедән, быел бәйгенең партнерлары саны да артты, димәк, быел җиңүчеләргә тапшырыласы бүләкләр саны һәм кыйммәте дә артыр, дип өметләнеп калабыз.
Тантанага һәрбер катнашучы чакырулы. Тик шулай да, финалга үткән катнашучыларны - җиңүчеләрне рәсми чакыру хатын, тиешле куллар куелгач, якын арада аерым яңалык буларак бәйгебезнең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru адресы буенча урнаштырырбыз, дип ышандырып калабыз!
Финалга үткән проектлар исемлеге
"Калеб" | http://kalebtatar.ru
"Кыңгыраулар" сайты | https://bezmek.jimdo.com
"Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларының берләштерелгән порталы | http://magarif-uku.ru
"Сөембикә" журналы | https://vk.com/suumbike
"Тукай дөньясы" порталы | http://gabdullatukay.ru
Авылдашлар | http://svetloeozero.ru
Айгөл сайты | http://aygul.tatar
Ана күңеле балада… | https://vk.com/club50309773
Башлангычлар иле https://sites.google.com/site/abdullinaelmirailfakovna/
Башлангычым - гүзәл мизгелем | http://giilga.at.ua
Бәхетле балачак | http://kbalachak.jimdo.com
Габдулла Кариев театры | http://karievteatr.ru
Габдулла Кариев театры | https://vk.com/kariev_teatri
Гыйлем | http://giylem.tatar
Имтихан | http://umtuxan.tatar
Казан утлары | http://kazanutlary.ru
Классташлар | http://iglaikino.ru
Кызык-Мызык | https://vk.com/kizik_mizik
Мөнирә Садыйкова сайты | http://sadykova-munira.narod.ru
Педагог-китапханәче портфолиосы | http://555777.ucoz.ru
Профком сайты | http://profkom-kguki.ucoz.com
Сарман гимназиясе сайты | http://sarmangimnazia.ucoz.ru
Татар акылы | http://vk.com/tatar_akyly
Татар ата-аналары | http://vk.com/telemtatar
Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу сайты "И газиз туган телем" | http://alsu-tatar.ru
Татарча casual | https://vk.com/tatarchacasual
Тәртипле татарлар | https://vk.com/tatars
Туган авылым минем - Аккүзем | https://akkuzsait.jimdo.com
Туган ягым Ташкичү | http://tashkichu.ucoz.site
Уйнап белем алабыз | http://uen.do.am
УКЫ | https://vk.com/ukytatarstan
Халилова Айназ Айдаш кызы сайты | http://halilova-ainaz.jimdo.com
Халкым минем | http://khalkym-minem.ucoz.ru
Хәбибуллина Рузалия сайты | http://ruzalia.ru
Хәтер | http://pamyat3.webnode.ru
Че гуглит татар кызы | https://vk.com/cheguglittatarkyzy
Шәрипова Эльвира Рафик кызының шәхси сайты | http://rafikovna.jimdo.com
Яшәү яме - гаиләмдә. (Хезмәт төбе - хөрмәт) | http://alfija.jimdo.com
Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты
Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/146 |