Шимбә, 11.05.2024, 15:08
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9503
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:47
Попечительләр советы 2014 нче елның I яртыеллыгына Фондның эш планын кабул итте
2013 нче ел тәмамлану һәм яңа 2014 нче ел башлану уңаеннан 22 гыйнвар көнне Попечительләр советының чираттагы җыелышы узачагы турында без хәбәр иткән идек инде. Утырыш Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры бинасының киңәшмәләр залында үтте, киңәшмәгә Попечительләрнең күпчелеге килде.

Көн тәртибе буенча иң беренче булып Фондның учредителе һәм директоры Раил Гатауллин чыгышы тыңланды. Ул узган ел кабул ителгән план буенча эш үтәлеше турында мәгълүмат җиткезде. Кабул ителгән план буенча 2013 нче елда түбәндәге эшләр башкарылган:
  • Интернет челтәренең үз сегментларын (Рунет, Казнет һ.б.) үстерү өлкәсендә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлекләре өйрәнелгән;
  • Интернет челтәренең Татарстан һәм татар телле сегментларына анализ ясалган, социаль челтәрләрдәге татар төркемнәренә мониторинг үткәрелгән;
  • Татнетны үстерү фондының рәсми сайты булдырылган, ул Татарстан Республикасының 2 дәүләт телендә (татар, рус телләрендә) эшләп килә;
  • "Татар иле" мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрен үстерү, ныгыту һәм таныту юнәлешендә эшләр алып барылган, "Татарстан", "Җирле үзидарә", "Местное самоуправление" журналларында мәкаләләр басылып чыккан, "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында татар интернеты һәм "Татар иле" проекты турында сюжетлар төшерелгән, "Болгар" радиосында Фонд эшчәнлеге яктыртылган, волонтерлар белән берлектә бөтен дөньядагы татар оешмалары белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә эш оештырыла башлаган;
  • октябрь аенда Г.Камал театрында "Белем җәүһәрләре" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелгән һ.б.

Моңа карамастан, Фонд эшчәнлеге әле чагыштырмача бик аз кешегә таныш, бу юнәлештә эшлисе эшләр шактый күп. Бу максаттан Фонд ВКонтакте, Татар иле һ.б. социаль челтәрләрдә махсус сәхифәләр булдырган һәм алга таба алар аша кулланучылар белән өстәмә эш алып баруны дәвам итәчәк.

2014 нче елда Фонд кулланучыларны Татнет белән таныштыру юнәлешендә тагын да активрак эш алып барырга планлаштыра. Өстә әйтеп кителгән юнәлешләрдә алып барыла торган эшләрдән тыш Фонд быел түбәндәге эшләрне башкарырга планлаштыра:
  • волонтерлар белән берлектә бөтен дөнья татар оешмалары белән Татнетны ныгыту юнәлешендә хезмәттәшлек итүне җайга салу;
  • быелдан башлап "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең учредителе буларак эш алып бара башлау, бәйгенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү, яңа номинация оештыру (бу турыда бәйгенең рәсми сайтында һәм Фондның яңалыклар битендә якын арада хәбәр ителәчәк) һәм бәйгегә гаризалар кабул итүне тәэмин итү, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын югары дәрәҗәдә үткәрү;
  • Интернет челтәрендә татар телендә яңа файдалы интернет-проектлар оештырып җибәрүдә ярдәм күрсәтү, әлеге проектларга ярдәм күрсәтү максатыннан иганәчеләрне җәлеп итү буенча эш алып бару;
  • файдалы һәм нәтиҗәле эшләп килгән татар сайтларын бөтен дөньяга таныту юнәлешендә электрон һәм басма материаллар әзерләү;
  • "Татар иле" татар социаль челтәрен үстерү, ныгыту һәм таныту юнәлешендә белгечләр һәм волонтерлар белән берлектә актив эш алып бару;
  • Татарстанда эшләп килгән коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның рәсми сайтларының татар телле версияләрен булдыру юнәлешендә эш алып бару;
  • татар интернетчыларын җыеп түгәрәк өстәл яисә конференция үткәрү, татнетчылар тарафыннан "мастер-класслар" оештыру;
  • тиешле процедуралар башкарылганнан соң, .tatar доменын популярлаштыру юнәлешендә эш алып бару һ.б.

Совет әгъзалары 2014 нче елның I яртыеллыгына планны бертавыштан хупладылар, Совет утырышын ешрак үткәрергә тәкъдим белән чыктылар.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/40

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 609 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2014  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 3 нче урын алды
[06.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унөч ел тулды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[11.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[25.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
25 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[21.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[28.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[13.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары командасы җиңү яулады
[30.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде
[11.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр
[22.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә катнаштылар
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Татар әдәбияты буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды