Әдәби марафон (#ӘдәбиМарафон) проектының яңа сезоны әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итүдән башланды. Һәм, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында катнашыр алдыннан, һәркем үзенә Әдәби әйдаман сайларга һәм аның командасына эләгү өчен үз әйдаманы белән элемтәгә керергә тиеш иде.
Әдәби марафонның 2024 ел сезонында әдәби әйдаман булырга 47 әдәби марафончы теләк белдерде. Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, үзенең гаиләсен, якыннарын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен әдәби марафонда катнашырга өндәүче, шул рәвешле, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы әдәби марафончы атала. Әдәби әйдаман булырга 14 яше тулган һәркем дәгъва кыла ала: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024.
...
Дәвамын укырга »
|
Әдәби марафонның яңа сезоны яңа рекордлар белән башланып китте!
Яңа сезонның беренче генә марафоны булуга карамастан, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында шактый зур үсеш күзәтелә.
Беренчедән, Соңгы елларда катнашучылар саны буенча әлеге марафонны катнашучылар саны арту белән билгеләп үтәргә була.
Икенчедән, Әдәби марафонга чит илләрдә яшәүче татарлар янәдән кушыла башлады. Төркиядән (Искешәһәр) катнашучы Гәрәева Айзирәк Наил кызын без чын күңелдән финалга узуы белән котлыйбыз һәм аның киләчәктә әдәби әйдаман дәрәҗәсенә күтәрелүен көтеп калабыз!
...
Дәвамын укырга »
|
Бу көннәрдә «Илһамият– Вдохновение» IX Халыкара конкурс-фестивале старт алды.
Бәйгенең максаты - талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, татар теле һәм Идел буе төбәгендә яшәгән халыкларның телләрен популярлаштыру, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне пропагандалау.
Бәйгене оештыруның беренче көннәреннән алып Татнетны үстерү фонды әлеге бәйгене танытуда һәм үстерүдә ярдәм итә.
...
Дәвамын укырга »
|
Кичә, 17 нче гыйнварда, «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелде. Әлеге бәйге Россия төбәкләрендә яшәүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә.
Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле дуслар!
Бүген яңа #ӘдәбиМарафон сезонына старт бирелә. Яңа сезон әдәби әйдаманнарны барлаудан башланып китәчәк.
Гомумән, "Әдәби марафон" проектының яңа нигезләмәсе, яңа кагыйдәләре, яңа тасвирламасы/аңлатмасы булдырылды. Алар белән сез https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024 сылтамасы буенча күчеп таныша аласыз.
...
Дәвамын укырга »
|
"Белем җәүһәрләре - 2023" бәйгесендә катнашкан һәм аның финалына узган хөрмәтле татнетчылар! Сезне барыгызны да 18 декабрь көнне 13:00 сәгатьтә бүләкләү тантанасына чакырабыз! Тантана 18 декабрь көнне Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан IT-парк бинасында, "Точка кипения"нең "Казан" залында үткәреләчәк: https://leader-id.ru/events/470449. Бәйге дөньякүләм булу сәбәпле, тантанага килә алмаган катнашучылар өчен тантанадан онлайн-трансляция оештырылачак.
...
Дәвамын укырга »
|
Иртәгә, 13 декабрь көнне, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында XXV #ӘдәбиМарафонның финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелә.
Инде берничә ел рәттән бу тантананың кульминацион моментларының берсе – TOP-10 исемлегенә кергән язучыларны сәхнәгә чакырып күтәрү һәм әдәби марафончылар исеменнән дипломнар, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшыру. Әлеге мәртәбә әдәби әйдаманнарга бирелә.
...
Дәвамын укырга »
|
Бу көннәрдә XXV #ӘдәбиМарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасының кайчан һәм кайда узачагы билгеле булды. Ул 13 декабрь көнне Кәрим Тинчурин театрында узачак. Тантанага килгән марафончылар өчен китап күргәзмәсе оештыру да планлаштырылган. Шулай ук, тантанадан соң, теләгән марафончылар өчен театр буенча эксурсия оештырыла, ә кич 18:30 сәгатьтә "Хыялый" спектаклен карарга мөмкин булачак. Пушкин картасы белән спектакль караган балаларның Тинчурин театры үткәргән бүләк уйнатуда смартфон оту мөмкинлеге дә бар.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле Татнетны үстерүчеләр һәм бәйгедә катнашучылар!
«Белем җәүһәрләре – 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасы үткәреләчәк урын һәм аның датасы билгеләнде: Тантана 18 декабрь көнне Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан IT-парк бинасында, "Точка кипения"нең "Казан" залында үткәреләчәк.
...
Дәвамын укырга »
|
Быел «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы»нда «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе үткәрелгән иде. «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы да әлеге конкурсның партнеры булды – иң яхшы дип саналган чыгышлар радио студиясендә яздырылды һәм "Күңел түреннән" рубрикасы кысаларында эфирга чыгарылды.
...
Дәвамын укырга »
|
|