Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Блог
Быел 1-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән XXV #ӘдәбиМарафон барышында Кәрим Тинчурин театры ачылуга 90 ел тулу уңаеннан Кәрим Тинчурин әсәрләрен укырга һәм бүләкләр отарга мөмкин иде.
Әлеге челленджга 150 гә якын әдәби марафончы кушылды һәм 30 дан артык әдәби марафончы иң актив катнашучылар дип табылды. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән иң актив катнашучылар арасында Кәрим Тинчурин театры бүләкләр (сертификатлар) уйнатты һәм тапшырды.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!
Сезне XXV #ӘдәбиМарафон проектында уңышлы катнашуыгыз белән котлыйбыз!
Әлеге марафонда Россия Федерациясенең 7 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 40 ка якын районыннан 6 яшьтән алып 75 яшькә кадәр яшьтәге әдәбият сөючеләр катнашты.
Бүгенге көндә (соңгы 2 елда) ВКонтакте социаль челтәрендә 85000 нән артык #ӘдәбиМарафон хэштегы белән төрле язмалар урнаштырылган. Димәк, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә 85 меңнән артык төрле язучылар, шагыйрьләр, драматургларның әсәрләреннән өзекләр белән танышырга мөмкин, дигән сүз.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татар интернетчылары!!! XIV Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре - 2023" IT-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый!
Гаризалар 16 нчы октябрьдан 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 20 нче ноябрьдан 26 нчы ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!
Быел 6 ноябрьда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры нигез салынуга — 90 ел. Шушы юбилей датасы уңаеннан Татнетны үстерү фонды Тинчурин театры белән үзара хезмәттәшлек итә башлый.
Бүген, 1 октябрьда, XXV #ӘдәбиМарафон старт ала. Кәрим Тинчурин әсәрләрен укырга теләгән катнашучыларга, язучы, драматург Кәрим Тинчурин әсәрләрен укып, алардан кызыктыргыч өзекләрне #әдәбимарафон #КәримТинчурин #Тинчуринтеатры хэштеглары белән үз аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк булачак.
...
Дәвамын укырга »
Бу көннәрдә тәрҗемәче-волонтерлар көче һәм Татнетны үстерү фонды ярдәме белән ВКонтакте социаль челтәренең татарча интерфейсы Beta-режимнан чыкты һәм тулы көченә эшли башлады. Бу турыда ВКонтакте социаль челтәре интерфейсын татар теленә тәрҗемә итүчеләрнең координаторларының берсе - Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Гатауллин үзенең аккаунтында хәбәр итте.
...
Дәвамын укырга »
Сәламәт иртә марафонында катнашучылар һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар быел 2023 елгы VII #Сәламәтиртә сезонын ябу проектында катнаштылар - 22-24 сентябрьда һәр иртә иртән торып 3 көн дәвамында барлыгы 10 км дистанция үттеләр. Проектта Татарстаннан гына түгел, Башкортостан Республикасыннан, Омск өлкәсеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән дә марафончылар катнашты.
...
Дәвамын укырга »
«Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесе 2017-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында һәм 2023 елның Россиядә педагог һәм остаз елы буларак игълан ителү уңаеннан үткәрелә. Конкурс барышында һәр катнашучы үзенең Укытучысына/Остазына багышлап әсәр иҗат итә һәм аны Конкурсның Оештыру комитетына юллый ала.
...
Дәвамын укырга »
Гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистлары, 11 август көнне, Апаста «Әдәби Сабан туе»на җыелды. Татнетны үстерү фондының җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, «Әдәби Сабан туе»ның Апаста үткәрелүе юкка түгел, иң күп китап укый торган Каратун мәктәбе укучылары районның йөзек кашы булып тора.
«Әдәби Сабан туе» Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә һәм ул елдан-ел киң колач ала бара. Быел әлеге бәйрәм өченче мәртәбә оештырылды.
...
Дәвамын укырга »
Әдәби Сабан туенда сәхнәдә китап укучылар кайсы язучыларны күрергә тели? Кемнәр белән селфи төшәргә, кемнәрдән автограф алырга, кемнәрнең китапларын сатып алырга?
Әлеге сорауны без инде берничә ел дәвамында Әдәби марафонда катнашучыларга биреп киләбез һәм нәтиҗәләрен Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында урнаштырабыз.
2023 елда #әдәбимарафон проектында катнашкан марафончылар да әлеге сорауга бик теләп җавап бирделәр.
...
Дәвамын укырга »
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә “Әдәби марафон” кысаларында үткәрелгән Әдәби көрәшнең беренче туры нәтиҗәләре билгеле булды. Илсөяр Иксанова, Газинур Морат һәм Раил Гатауллин составындагы жюри әгъзалары әдәби көрәшчеләрнең эшләрен бәяләде. Түбәндәге финалистлар 11 август көнне Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда көч сынашачак.
...
Дәвамын укырга »