Җомга, 17.05.2024, 22:47
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9521
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Әлеге проектта катнашу өчен:

1) Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсендәге рәсми аккаунтта беркетелгән язма астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп "+" куегыз, аңа өстәп катнашучыга ничә яшь булуын, аның исем-фамилиясен, катнашучы яшәгән республика/өлкә, район, шәһәр/авыл исемен язарга кирәк. 
2) Әлеге анонс язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз һәм проектта катнашырга дусларыгызны да чакырыгыз. Килешәсезме, проектта дуслар белән бергә ярыша-ярыша катнашуы күңеллерәк!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 79 | Өстәде: admin | Дата: 27.06.2023

Татнетны үстерү фонды проектлары кешене үзүсешкә, кешене һәр яктан сәламәтләндерүгә багышланган.

#ӘдәбиМарафон проекты кешеләрнең фикерләү сәләтен яхшыртып әдәби тел байлыгын савыктырса, #TatTime проекты бизнес өлкәсендә фикерләү сәләтен тәртипкә китерсә һәм үздисциплинаны яхшыртса, #СәламәтИртә марафоны кешенең организмын дәвалый, яшеренеп яткан ресурсларын арттыра, физик яктан кешене камилләштерә.

3 июнь көнне Казан шәһәренең Горький паркында VII #СәламәтИртә марафонының финал йөгерүе узды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 101 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2023

Хөрмәтле дуслар!

2023 елда 11 майдан алып 31 майга кадәр VII #СӘЛАМӘТИРТӘ проекты үткәрелде. Анда катнашырга теләк белдереп 130 дан артык кеше гариза калдырган иде.

Марафон дәвамында һәр катнашучы үзендә яхшы гадәт - иртән иртүк торып саф һавада йөгереп/йөреп кайту гадәтен формалаштырды, сәламәтлеген ныгытты, табигатьнең матурлыгына сокланды, фикердәш яңа дуслар тапты!

Барлык финалистларны да чын күңелдән котлыйбыз һәм 3 июнь көнне 8:30 сәгатьтә Казан шәһәренең Горький паркында финал йөгерүендә көтеп калабыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 103 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2023

«Белем радиосы» 14–20 яшьтәге укучы балалар һәм яшьләр өчен кастинг оештырды. Радио башка өлкәләр сыман яңа фикер, яңа идеяләр, яңа йөзләр эзли! Кастинг - яшьләрне кызыксындыру чарасының бер төре. Ә яшь буын бар җирдә дә кирәк, чөнки алар гел хәрәкәттә, бүгенге көн белән уйлый һәм яңалыкка омтыла.

Кастинг ике этаптан торды: 1нче этап вакытында катнашучылар махсус форма тутырып конкурс материалларын беркетеп оештыручыларга юллады. 29 май көнне дистанцион этапны узган катнашучылар оештыручылар тарафыннан финалга Казанга чакырулы булды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 93 | Өстәде: admin | Дата: 31.05.2023

Бөек Ватан сугышның дәһшәтле өермәсе инде күптән узган. Күпме халык яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Ятим калган сабыйлар, тол хатыннар, гомерлеккә газизләрен югалткан аналар. Җимерек шәһәрләр, көлгә әверелгән авыллар, шартлаулардан тетелеп калган җирлекләр. Ләкин бу куркыныч көннәр турында хәтер картаймый һәм үлми.

9 май көнне «Белем радиосы» (https://radio.belem.ru/#/) радиотыңлаучыларны Бөек Җиңү көне белән котлап узды. Ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре, әлбәттә, безнең хөрмәтле ветераннарыбызга багышланган иде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 124 | Өстәде: admin | Дата: 13.05.2023

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан 28-30 апрель көннәрендә «ZAMAN» блогинг мәктәбе уздырылды.

Бу елны блогинг мәктәбендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан кала, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан; Әстерхан, Оренбург, Пенза, Самара, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Мәскәү шәһәреннән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашты.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 225 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2023

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән VII #Сәламәтиртә үзүсеш проектын башлыйбыз!

Проект 11-31 майда (21 көн дәвамында) үткәрелә.

Проект түбәндәгедән гыйбарәт. Һәр катнашучыга:
- иртән иртүк торырга,
- сәламәтлек өчен файдалы күнегүләр ясарга,
- йорт янында ачык һавада (стадионда, кырда, паркта, ...) җиңелчә йөгереп кайтырга,
- проектта катнашып сәламәт яшәү рәвешен алып баруыңны социаль челтәрләрдә популярлаштырырга кирәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 110 | Өстәде: admin | Дата: 04.05.2023

Татнетны  үстерү фонды, «Белем.ру» ҖЧҖ һәм «Радио Белем»-«Белем радиосы» интерет-радиосы белән берлектә уздырылучы «Мое перо»‒«Минем каләмем» Бөтенроссия иҗади бәйгесенә  нәтиҗә ясалды.

Бәйгене уздыруның төп максаты: балалар һәм яшүсмерләр арасында уку һәм әдәби иҗатны популярлаштыру, ике телдә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларны илһамландырып, аларга үсәргә ярдәм күрсәтү. Бәйгедә 8–18 яшьтәге татар һәм рус телләрендә иҗат итүче конкурсантлар катнашты. Нәтиҗәләр яшь категорияләренә карап шигърият һәм проза өлкәләрендә ясалды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 120 | Өстәде: admin | Дата: 29.04.2023

«Белем радиосы» кастинг уздыра!

Катнашучылар: 14–20 яшьтәге укучы балалар һәм яшьләр.
Нинди һөнәр буенча: радио алып баручысы.
Вакыты: 20 апрельдән 22 майга кадәр.
Кастинг 2 этаптан узачак: дистанцион – 20 апрель–15 май;  финал – 20–21 май.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 106 | Өстәде: admin | Дата: 28.04.2023

Хөрмәтле китап сөюче дуслар!

2023 елның 1-21 апрель көннәрендә үткәрелгән XXIII #әдәбимарафон проектында катнашырга теләк белдереп 1200 гә якын гариза кабул ителгән иде.

Алдына максат куйган китап сөючеләрнең күбесе финалга барып җитте һәм ВКонтакте социаль челтәрен 22 меңгә якын файдалы һәм кызыклы әдәби әсәрләрдән һәм шигырьләрдән өзекләр белән баетты. Сезгә әлеге финалистларның исемлеген тәкъдим итәбез!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 114 | Өстәде: admin | Дата: 27.04.2023

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 18 19 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[17.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Музейлар көне» узды
[24.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия чарасы уздырылды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Коллектив килешү имзаланды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булдылар
[27.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар
[29.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Көчле звено» уенында катнаштылар
[10.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә «Күңел җылым – хезмәтемдә» исеме астында очрашу үтте
[16.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[01.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[25.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары проект эшләре якладылар
[18.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Югары Көек авыл музеенда булдылар