Сишәмбе, 07.05.2024, 00:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:51
Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Күңелем сәйләннәре» җыентыгы дөнья күрде

Быел «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы»нда «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе үткәрелгән иде. «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы да әлеге конкурсның партнеры булды – иң яхшы дип саналган чыгышлар радио студиясендә яздырылды һәм "Күңел түреннән" рубрикасы кысаларында эфирга чыгарылды. 

Шулай ук, катнашучыларның тәкъдимнәре белән, барлык финалистларның чыгышлары аерым җыентык булып дөнья күрде. Ул гына да түгел, әлеге җыентык - заманча технологияләр кулланып төзелде. Һәр шигырь ахырында QR-код урнаштырылган, әлеге код китап укучыны чыгышның видеосы урнаштырылган серверга алып китә һәм һәр шигырьне конкурста катнашучы баланың үзе башкаруында тыңлап карарга мөмкин.

Бүгенге көндә җыентыклар конкурсантларга инде барып ирештеләр.

Татнетны үстерү фонды әлеге проектның идея авторлары булган «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы җитәкчелегенә һәм коллективына киләчәктә дә уңышлар тели һәм әлеге проект дәвамлы булсын, дигән теләктә кала!

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/686

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 89 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/36
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[02.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды
[25.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Әтнә таңы» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[15.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Абдулла Алишның туган көне искә алынды
[24.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатында катнаштылар
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[09.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау грамотасы тапшырылды
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте
[30.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[09.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[05.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, экологлар бәйрәме
[11.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ата-аналар комитеты һәм укучыларыбыз зона ярышына бардылар