Пәнҗешәмбе, 09.05.2024, 09:51
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9500
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз Халикова Ф. туган (татар) тел буенча призёр (укытучысы Абдуллина Гөлназ Газиз кызы), Шакирова К.Д. рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), Рәхмәтуллина математика буенча призёр (укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Гыймранов Н. физкультурадан җиңүче (укытучысы Шәрәфиев Радик Ирек улы), Кадыйрова рус теленнән (республика) призёр (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы), Шакирова Г. рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рус теленнән (республика) призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), Йосыфов Д. җәмгыять белеменнән җиңүче (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы), рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рус теленнән (республика) җиңүче (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) булдылар. Укучыларыбызны һәм аларны әзерләүгә зур өлеш керткән укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 384 | Өстәде: admin | Дата: 30.12.2022

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.

Яңа 2023 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 662 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2022

2022 нче елның 20 нче декабрендә XVII Спартакиада кысасында уздырылган бадминтон ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 3 нче урын алды. Укучыбыз Гыймранова кызлар арасында III урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 528 | Өстәде: admin | Дата: 22.12.2022

2022 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында дүрт бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. «Белем җәүһәрләре» Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты 3 нче урын алды, диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 573 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2022

«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы игълан иткән иде. Өч юнәлештә үткәрелгән әлеге бәйгегә кабул ителгән эшләр арасыннан 6 җиңүче һәм 12 дипломант сайлап алынды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәмәтгалиев Ф. әлеге бәйгенең дипломанты булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 491 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2022

2022 нче елның 13-14 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Укытучыбыз уңышлы чыгыш ясады һәм дипломант булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 456 | Өстәде: admin | Дата: 15.12.2022

2022 нче елның 10 нчы декабрендә 2007 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол буенча Спорт мәктәбе беренчелегенә ярышта Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең кызлар командасы IV урын алды һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 310 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2022

2022 нче елның 10 нчы декабрендә Йошкар-Ола шәһәрендә билбау көрәше буенча Марий Эл Республикасы Кубогына ярышлар узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов үз авырлыгында 3 нче урын яулады, медаль һәм диплом белән бүләкләнде.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 355 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2022

2022 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урнашкан төп гомуми белем мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга ундүрт ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 378 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2022

2022 нче елның 28 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә шаулап-гөрләп Әниләр бәйрәме узды. Мәктәпнең театр түгәрәгенә йөрүчеләр Абдулла Әхмәтнең «Үги кыз» әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм кичәсендә укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен әниләренә тапшырдылар. Укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсен әниләр бик җылы кабул иттеләр.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 423 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2022

2022 нче елның 28 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә шәфкатьлелек ярминкәсе үтте. Укучылар шул рәвешле шәфкатьлелек марафонына үз өлешләрен керттеләр. Һәр сыйныф өйдә пешкән ризыклар белән сату итте. Ярминкә, гадәттәгечә, әниләребездән башка узмады. Балаларына теләктәшлек белдереп ярдәм иткәннәре өчен әниләргә рәхмәт. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 382 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2022

«Укучы әни – укучы ил» республика конкурсының муниципаль этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Кадыйрова һәм Мөхәмәтгалиев «Әни укый» номинациясендә 3 нче урынны яуладылар, район мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 509 | Өстәде: admin | Дата: 19.11.2022

2022 нче елның 27 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Укучыларыбыз, командаларга бүленеп, үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 649 | Өстәде: admin | Дата: 28.10.2022

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[15.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне искә алынды
[09.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Яшьләр профсоюзны сайлый» исемле чара уздырылды
[18.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучыларының секция утырышы үтте
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды
[13.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
12 нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
[11.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Ачышлар сәгате» дәвам итте
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Югары Көек авылында документаль фильм төшерделәр
[01.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[03.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
3 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[27.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия сәгате уздырылды
[20.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Белем җәүһәрләре – 2017» VIII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды