Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
2011 нче елның 15 нче сентябрендә Түбән Көек урта мәктәбендә Татарстан варислар берлеге туган көне уңаеннан чәчәк бәйрәме үткәрелде. 5 нче сыйныф укучылары варислыкка кабул ителде. Чәчәк бәйрәменә кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Чәчәк бәйрәме - 2011 бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2699-р №лы боерыгы нигезендә 2009 нчы елның 25 нче декабрендә Югары Көек, Шимбер һәм Әйшияз авыллары укучылары өчен мәктәбебезгә FIAT Ducato автобусы кайтарылган иде.
2011 нче елның 1 нче сентябреннән укучыларны күбрәк урынлы яңа FIAT Ducato автобусы йөртә башлады.
2011 нче елның 1 нче сентябрендә Белем бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары булып узды. Белем бәйрәменә кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Белем бәйрәме - 2011 бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә саулык, сабырлык, зирәклек, изге ниятләр, якты өмет-ышанычлар, уңышлар теләп кала.
...
Дәвамын укырга »
1994/1995 нче уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Әйшияз башлангыч мәктәбе һәм 2008/2009 нчы уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Югары Көек башлангыч мәктәбе куст мәктәпләре булып тордылар. Бу елларда Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы, Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы, Нәҗипова Зөлфия Наил кызы һәм Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы, Фәйзиева Гөлнур Әхәт кызы укучыларга белем һәм тәрбия бирделәр. Кызганычка каршы, 2011 нче елда Әйшияз һәм Югары Көек башлангыч мәктәпләре ябылды. Соңгы 2010/2011 нче уку елында Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы дүрт баланы, ә Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы һәм Шәрипова Ләйсәния Сәләхетдин кызы биш баланы укыттылар.
...
Дәвамын укырга »
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы
...
Дәвамын укырга »
2011 нче елның 24 нче августында район үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Харис улы Гыйльметдинов катнашты.
2010-2011 нче уку елында Әтнә районы Мәгариф бүлеге "Методик китапчык" конкурсы игълан иткән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, Түбән Көек урта мәктәбе коллективы икенче урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде. Китапчыкның оригиналь бизәлеше өчен бирелгән грамотаны Фотоальбомнарның Конкурслар бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!
2011 нче елда "Иң яхшы укытучыбыз" ("Наш лучший учитель") грантына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Түбән Көек урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы һәм башлангыч класслар укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы да бар. Сезне чын күңелебездән ирешкән уңышларыгыз белән котлыйбыз! Саулык, тагын да зуррак үрләр яулавыгызны теләп калабыз! Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы
...
Дәвамын укырга »
17 нче август көнне Олы Әтнә урта мәктәбе базасында педагогларның август конференциясе секцияләре эшли башлады.
2011 нче елның 5 нче июлендә Әтнә районы укытучылары Идел буйлап дүрт сәгать сәяхәт итеп кайттылар. Бу чараны мәгариф бүлеге оештырды.
...
Дәвамын укырга »
2011 нче елның 1 нче июненнән 20 нче июненә кадәр Түбән Көек урта мәктәбе каршында "Йолдызчык” ял, сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере эшләде. Лагерьга 11 бала йөрде. Алар белән 2 вожатый – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы, Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы, тел белгече – Хәсбиуллина Гөлназ Кәрам кызы, лагерь начальнигы – Шакирова Фаилә Фоат кызы эшләде. Балаларны һәр көнне кайнар һәм тәмле ашлар белән пешекче Сәйфетдинова Рауза сыйлады.
...
Дәвамын укырга »
Быел өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгырады.
...
Дәвамын укырга »