Шимбә, 11.05.2024, 05:56
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9502
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


22:32
Хәтер көне


Бүген 22 нче июнь. Лагерьда бүгенге көн Хәтер көне дип игълан ителде.

Июнь ае. Кызлар печән җыя.
Пакуслары очсыз-кырыйсыз.
Офыкларда – афәт балкышлары,
Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,
Карамагыз, кызлар, ул якка.   
Күз яшьләре көтә сезне таңда,
Аерылышулар көтә озакка.


1941 нче ел. 22 нче июнь таңы. Бөтен кеше татлы йокыда. Менә шундый тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Көнебезнең беренче өлешендә бу темага бик күп сөйләшенде, сугышта булган әби-бабаларыбызны искә алдык, презентация  һәм кинофильм карадык. 

Бүгенге көнебез матур, тормышыбыз җайлы икән – без аларга бурычлыбыз. Без алар белән горурланабыз. Ә инде алда безне Ашыт буена сәяхәт көтә иде. Максатыбыз балык тотып, табигатьтә уха пешерү иде. Бу фикерне барлык укучылар да хуплап алды, кармакларны, кирәк-яракларны алып, ямьле Ашыт буена юнәлдек.

Ашыт буе матур безнең
Тал-тирәкләре белән.
Җәен бигрәк ямьле була,
Сайрар кошлары белән.

Ә язын безнең болында
Ташу суы җәелә.
Әйтерсең лә, зәңгәр диңгез
Безгә кунакка килә.

Су янына ял итәргә
Киек казлар туктала.
Кыр үрдәге, челәннәр дә
Монда рәхәтлек ала.

Ерак юллар үтә-үтә,
Безгә килеп җиткәннәр.
Зинһар, тимәгез, аларга,
Безне сагынып килгәннәр.

Балык тотып, үзебез тоткан балыктан уха пешереп, җир җиләгеннән авыз итеп, вакытның ничек үткәнен дә сизми калдык. Барыбызның йөзендә дулкынлану хисе, чөнки иртәгә саубуллашу көне!!!














































Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1639 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/74
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2013  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[15.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әфган җиле» исемле чара узды
[08.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[02.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
2 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[30.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Югары Көек авылында документаль фильм төшерделәр
[20.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шәүкәт Галиевның туган көне билгеләп үтелде
[06.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән чара уздырылды
[25.06.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Коллектив килешү имзаланды
[28.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[23.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфта «Профсоюз һәм без» темасына сыйныф сәгате уздырылды