Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 22:34
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9426
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 8 нче көне «Үткәнеңне онытма син!» темасы астында билгеләп үтелде. Иртәнге аштан соң, тиз генә җыйналдык та, Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына юл тоттык. Аллага шөкер, исән-имин, күңелле генә сәяхәт итеп кайттык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 661 | Өстәде: admin | Дата: 10.06.2016

Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 7 нче көне дә үтеп китте. Бүгенге көн «Информатика көне» буларак билгеләп үтелде. Шушы уңайдан укучылар иртәнге линейкадан соң информатика кабинетына җыйналдылар. Информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур балаларны компьютер серләренә төшендерергә ашыкты. Укучылар ЛогоМиры программасы белән таныштылар һәм эшләү күнекмәләре алдылар. Көннең икенче яртысында математика түгәрәге узды. Мәктәпнең тәҗрибә участогында да эшләргә өлгерделәр. Бүген укучыларны лагерьдан кайтарып җибәрүе дә бик җиңел булмады. Сүзләре гел информатика түгәрәге турында иде. Рәхмәт, Илнур абый!!!!!!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 905 | Өстәде: admin | Дата: 09.06.2016

Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 6 нчы көне дә килеп җитте. Бүгенге көн «Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне» буларак истә калыр мөгаен. Шушы уңайдан презентация карадык, башваткычлар чиштек, шигырьләр укыдык. Соңыннан шушы темага рәсем конкурсы узды. Төшке аштан соң дару үләннәре җыярга да өлгердек. Молодцы, балалар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 638 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2016

Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 5 нче көне «ГТО көне» буларак билгеләп үтелде. Иртәнге аштан соң шахмат түгәрәге узды. «Нәрсә ул ГТО?» дигән темага сөйләшү булды. ГТО күнегүләре тикшерелде. Соңыннан эстафета үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 675 | Өстәде: admin | Дата: 07.06.2016

Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 4 нче көне «Шигърият көне» буларак билгеләп үтелде. Александр Сергеевич Пушкинның тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, әкиятләре буенча мультфильм каралды. Китапханәгә экскурсия ясалды. Анда китапханәче Шәрәфиева Гөлфия А.С. Пушкинның китаплары белән таныштырды. Соңыннан Пушкин әкиятләренә рәсем конкурсы уздырылды. Иң яхшы рәсем ясаучылар булып Хәкимов, Зиганшина, Аскаров табылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 698 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2016

Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 3 нче көне «Калатау серләре» дигән исем астында үтте. Балалар иртәнге зарядка, линейкадан соң Әләшә бәйрәменә юл тоттылар. Үзләре өчен күп кенә яңалык алып кайттылар бәйрәмнән.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 705 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2016

Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 2 нче көне «Мин – дизайнер» дигән исем астында үтте. Балалар отряд почмакларын ясадылар, лагерьның ачылышына әзерләнделәр. Саф һавада уеннар уйнадылар, шахмат ярышы үткәрелде. Экстремаль очракларда саклану өчен эвакуация планын өйрәнделәр. Мәктәпнең тәҗрибә кишәрлегендә эшләргә дә вакыт таптылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 709 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2016

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә «Йолдызчык» җәйге ял лагере үзенең эшен башлап җибәрде. 1 нче көн – «Балаларны яклау көне» буларак билгеләп үтелде. Укучылар лагерьда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, отрядларга бүленделәр. Җырлар, девизлар сайладылар. Көннең икенче яртысында асфальтка рәсем ясадылар. Мәктәп балаларның шат авазыннан яңгырап торды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 712 | Өстәде: admin | Дата: 01.06.2016

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1134 | Өстәде: admin | Дата: 25.05.2016

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучылары командасы җиңел атлетика буенча район мәктәпләре арасында Х Спартакиадада I урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 669 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2016

«Парклар маршы - 2016» конкурсында фотографияләр һәм рәсемнәр белән катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучылары Йосыфов 2 нче урын (укытучысы Абдуллина Гөлназ Газиз кызы), Гиниятова 3 нче урын (укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы), Сафина 3 нче урын (укытучысы Заһидуллина Розалия Әхәт кызы) яулап Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 829 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2016

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучысы Закиров Җиңү көне уңаеннан сугыш еллары темасына багышлап иҗат ителгән шигырь конкурсында катнашып грамота белән бүләкләнде. Конкурсны Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге белән берлектә «Әтнә таңы» газетасы оештырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 772 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2016

2016 нчы елның 14 нче маенда Әтнә районы мәктәпләре арасында X Спартакиада кысаларында уздырылган футбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы I урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 730 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2016

« 1 2 3 4 ... 10 11 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[30.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия чарасы узды
[03.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә
[18.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте
[20.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез китапханәсендә күргәзмә куелды
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә әфганчылар белән очрашу узды
[05.07.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка тугыз яшь тулды
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Физик тәрбия буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[26.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[19.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[21.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде