Шимбә, 14.09.2024, 20:21
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9863
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2019 нчы елның 25 нче ноябрендә, шәфкатьлелек акциясендә катнашу максатыннан, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә ярминкә үткәрелде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 825 | Өстәде: admin | Дата: 25.11.2019

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендәге китапханәдә Әниләр көне уңаеннан «Әле ярый сез бар дөньяда...» дигән китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 496 | Өстәде: admin | Дата: 24.11.2019

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Шакирова «Парклар маршы – 2019» Татарстан Республикасы Халыкара табигатьне саклау акциясендә плакатлар конкурсында призер булды. Грамота һәм истәлек бүләге бирелде. Укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 744 | Өстәде: admin | Дата: 23.11.2019

23 нче ноябрь көнне шагыйрь Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел (1859–1921) тулуы искә алынды. Китапханәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе куелды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 895 | Өстәде: admin | Дата: 23.11.2019

2019 нчы елның 14 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Төп тема бәрәңгене яклау иде. Һәр сыйныф яшелчәләрдән композиция һәм бер концерт номеры әзерләде. Ахырдан бәйрәм табын артында дәвам итте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 886 | Өстәде: admin | Дата: 16.11.2019

2019 нчы елның 30 нчы октябрендә узган XIV Спартакиадада бадминтон ярышы буенча Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 2 нче урынны яулады. Укучыларыбыз Сафина һәм Әхмәдуллин II урыннарны, Аканашев III урынны алдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 704 | Өстәде: admin | Дата: 11.11.2019

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Хәликова, Йосыфов, Аканашева Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан уздырылган «Минем шәҗәрәм» («Моя родословная») дигән конкурста катнаштылар. Катнашучыларга сертификат тапшырылды. Җитәкчесе Әхмәдуллина Эльмира Мәксүт кызы.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1114 | Өстәде: admin | Дата: 11.11.2019

2019 нчы елның 8 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы РФ мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 738 | Өстәде: admin | Дата: 09.11.2019

2019 нчы елның 29 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Эрудит–Клуб» конкурсының мәктәп туры үтте. 1 нче урында 8 нче сыйныф укучылары, ә 2 һәм 3 нче урыннарны 9 белән 7 нче сыйныфлар бүлеште.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 968 | Өстәде: admin | Дата: 30.10.2019

2019 нчы елның 18 нче октябрендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XIV Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Тугызьеллык мәктәпләр арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучыcы Аканашев 3 нче урынны алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 855 | Өстәде: admin | Дата: 21.10.2019

2019 нчы елның 5 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. Бәйрәм барышында укытучылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 923 | Өстәде: admin | Дата: 05.10.2019

2019 нчы елның 4 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 721 | Өстәде: admin | Дата: 04.10.2019

2019 нчы елның 1 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары тарафыннан (сыйныф җитәкчеләре Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) әби-бабайларны котлап, концерт оештырылды. Шулай ук ветеран укытучылар, хезмәткәрләр дә чакырылган иде. Кичә бәйрәм чәе белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1150 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2019

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2024  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[08.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[07.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[08.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[05.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[11.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Габдуллаҗан абыйга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды
[29.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[04.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[13.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[22.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштылар