15 февраль көнне "Белем җәүһәрләре" VII Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе старт ала. Әлеге көннән башлап бәйгенең рәсми сайтына http://konkurs.belem.ru адресы буенча кереп гариза тапшырырга мөмкин булачак.
Бәйге елдан-ел камилләшә. Быел да бәйгедә катнашучыларны зур яңалыклар көтә.
1. Бәйгенең номинацияләре үзгәртелде, хәзер "Белем җәүһәрләре" тагын да күбрәк татар интернетын колачлый ала. "Башлангыч белем - җәүһәр чаткылары" номинациясе белән "Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинацияләре берләштерелде. Бәйгедә ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе өстәлде. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ал
...
Дәвамын укырга »