Сишәмбе, 21.05.2024, 12:03
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9531
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:28
Татар энциклопедиясенең 3 нче томы - интернет челтәрендә!

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты интернет челтәрендә татар энциклопедиясенең 3 нче томын урнаштыра башлады. Моңа кадәр Татар иле интернет-проекты кысаларында татар энциклопедиясенең 1-2 томнары (5167 мәкалә) урнаштырылган иде.

Хәзерге минутларда онлайн-энциклопедиядә инде 6695 мәкалә урын алган. Шунысы игътибарга лаек - татар энциклопедиясендә инде 3186 татар шәхесе турында мәкалә табып укырга була. Ел ахырында исә онлайн энциклопедиядә 8 меңгә якын татарча энциклопедик мәкалә булыр дип көтелә.

Татар илендә урнашкан Татар энциклопедиясен файдаланучылар саны даими арта бара. Быел сентябрь аенда энциклопедияне 3 меңгә якын кеше файдаланган булса, октябрь аенда энциклопедия битләренә инде 4 меңгә якын кеше кергән. Өченче том урнаштырылгач энциклопедиянең файдасы тагын да арта төшәр, дип ышанасы килә. Энциклопедияне аеруча татар яшьләре кулланыр дип ышанырга була, чөнки нәкъ менә алар берничә ел элек татар энциклопедиясен онлайн режимда укырга зур теләк белдергән булганнар.

Татар энциклопедиясе укытучылар һәм мәктәп укучылары, студентлар, татар дөньясы һәм Татарстан белән кызыксынган һәркем өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булыр, дип ышанып калабыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/72

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 465 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар
[13.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында II урын алды
[04.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[19.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без экстремизмга каршы» дигән темага сыйныф сәгате узды
[13.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Человек человечества славен на века
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды
[11.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[04.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме уздырылды
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Яңа Шимбер авылында һәйкәл ачылды
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды