Сишәмбе, 30.04.2024, 03:32
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:25
Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте

Бүген Казан шәһәренең "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте.

Утырышта Фондның химаячеләре - татар җәмгыяте, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәләрендә җитди эшчәнлек алып барган дәүләт структуралары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышта Фондның башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин 2023 елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты һәм попечительләр белән 14 пункт буенча киңәшләшеп 2024 елга планнарны раслады. Мәскәү һәм Санкт-Петербург вәкиллләре утырышта видеоконференцэлемтә форматында катнаштылар. 

Утырыш барышында Әдәби марафон проекты өчен яңа номинацияләр тәкъдим ителде, үткәрелә торган чараларны яхшырту идеяләре әйтелде, ясалма интеллектны куллану даирәләрен киңәйтү мәсьәләләре каралды, Гаилә елы уңаеннан фикерләр әйтелде, 2024 елда "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең үткәрелү даталары билгеләнде. Тиздән әлеге бәйгегә старт биреләчәк, ә бәйгенең тантанасы апрель аенда үткәрелер дип көтелә.

Шулай ук, Интернет челтәрендә сыйфатлы татар контентын арттыру, веб-контентны татар теленә тәрҗемә итү, татар халкының заманча технологияләр өлкәсендә белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Татнетны үстерү фондының һәм "Белем.ру" компаниясенең бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе бар.

Якын арада үткәреләчәк иң җитди чараларның берсе - «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе, ул 16-17 февраль көннәрендә үткәреләчәк.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/700

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 113 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/9
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2024  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
26272829
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[23.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә районыбызның хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу узды
[17.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Википедиянең туган көне билгеләп үтелде
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә кубок алды
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар
[03.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
3 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде
[07.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз билбау көрәше буенча ярышта катнашты
[29.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабы үтте
[10.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[28.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар