Якшәмбе, 12.05.2024, 13:20
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9505
Статистика

Онлайн барлыгы: 4
Кунаклар: 4
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә призер булды (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 629 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2014

2014 нче елның 23 нче декабрендә IX Спартакиада кысаларында Әтнә районы егетләре арасында үткән мини-футбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы IV урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 689 | Өстәде: admin | Дата: 24.12.2014

Татар теле һәм әдәбияттан үткәрелгән олимпиаданың район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Галиәхмәтова Дилә әдәбияттан җиңүче, Аскарова Диләрә призер, татар теленнән Галиәхмәтова Дилә призер булдылар (укытучылары Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 726 | Өстәде: admin | Дата: 24.12.2014

Технология буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Чулпан җиңүче булды (укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 477 | Өстәде: admin | Дата: 24.12.2014

«Җиңү күгендә» дип исемләнгән иҗади конкурсның район турында катнашып, «Иң яхшы реферат» номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Фәтхрахманов Илмир II урын, «Иң яхшы рәсем» номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Кадыйров Илсаф һәм 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Чулпан II урыннарны алып, грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 592 | Өстәде: admin | Дата: 20.12.2014

2014 нче елның 12 нче декабрендә IX Спартакиада кысаларында Әтнә районы буенча үткәрелгән баскетбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы II урын алды. Уңышлар телибез аларга!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 669 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2014

Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Акция Россиянең Мәгариф һәм Элемтә министрлыклары белән берлектә, IT-компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә билгеләнгән информатика көненә багышлап үткәрелә.
Безнең мәктәбебездә дә 11 нче сыйныф укучыларына «Час кода в России» дип исемләнгән информатика дәресе уздырылды. Дәреснең максаты укучыларда информацион технологияләргә карата кызыксыну уяту.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 806 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2014

2014 нче елның 11 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм авылның китапханәсендә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен, инвалидлар ункөнлегенә карата язучы һәм драматург, Татарстанның халык шагыйре (2001), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1995), М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры (1988) Фәнис Гатаулла улы Яруллин [9 нчы февраль, 1938 нче ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 9 нчы декабрь, 2011 нче ел, Казан] иҗатына багышланган «Саулыгың какшаса да, рухың какшамасын» дигән әдәби кичә булып узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 721 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2014

2014 нче елның 10 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия сәгатьләрендә Геройлар көненә карата чаралар үтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 607 | Өстәде: admin | Дата: 10.12.2014

2014 нче елның 9 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан 6 нчы сыйныфта «Без коррупциягә каршы» темасы буенча ачык тәрбия сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе – Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы. Чарада район прокуроры урынбасары Сабиров Шамил Гайсович, район советы аппараты җитәкчесе Галәветдинова Гөлнара Ревалевна һәм коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Фәтхуллина Лилия катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 979 | Өстәде: admin | Дата: 09.12.2014

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм авыл китапханәсендә 9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата күргәзмә эшләп куелды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 531 | Өстәде: admin | Дата: 09.12.2014

2014 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга Чечняда хезмәт иткән авылдашыбыз Әхмәдуллин Марат Мансур улы килде. Ул укучыларның сорауларына җаваплар бирде, үзенең хезмәт юлы турында сөйләде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 708 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2014

2014 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга алты ел тулды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 845 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2014

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау грамотасы тапшырылды
[26.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[12.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Россия көне» узды
[19.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без экстремизмга каршы» дигән темага сыйныф сәгате узды
[06.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелде
[28.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[10.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә туган тел һәм әдәбият укытучыларының семинар-практикумы үтте
[06.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[26.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда соңгы кыңгырау чыңлады
[05.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[21.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Сибгат чишмәсе» шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар
[09.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз республика проектында катнаштылар
[21.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде