Җомга, 26.04.2024, 12:38
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2019 нчы елның 12 нче февралендә мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Әтнә муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1107 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2019

2019 нчы елның 8 нче февралендә район үзәгендә сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфын җитәкләүче Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы лауреат булды һәм грамота белән бүләкләнде. Илшат Сәлахетдин улын чын күңелдән котлыйбыз. Авыр һәм җаваплы эшендә уңышлар телибез. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1048 | Өстәде: admin | Дата: 11.02.2019

2019 нчы елның 26 нчы гыйнварында XIII Спартакиада уеннары кысаларында узган хоккей ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урын алды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 909 | Өстәде: admin | Дата: 28.01.2019

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан укучыларга Ленинградны блокададан тулысы белән азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан «Ленинград блокадасы» исемле документаль фильм күрсәтелде, китап күргәзмәсе оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 979 | Өстәде: admin | Дата: 27.01.2019

2019 нчы елның 7 нче гыйнварында «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XIII Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Сафина һәм Мөхәммәтгалиев 2 нче урыннарны алдылар. Мәктәп командасы 1 нче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 922 | Өстәде: admin | Дата: 14.01.2019

2018 нче елның декабрь аенда «Таң» хуҗалыгында Кыш бабай призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда 5 районнан 119 яшь көрәшче бил алышты. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашев 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1074 | Өстәде: admin | Дата: 14.01.2019

Татар теле буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Йосыфов (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) җиңүче, Галиәхмәтова (укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы) призёр булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

 

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 894 | Өстәде: admin | Дата: 30.12.2018

2018 нче елның 28 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында яңа ел бал-маскарады үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1241 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2018

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.

Яңа 2019 нчы ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1180 | Өстәде: admin | Дата: 27.12.2018

Физик тәрбия буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Әхмәдуллин (укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы) призёр булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

 

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 737 | Өстәде: admin | Дата: 27.12.2018

Җәмгыять белеме фәне буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аскаров (укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы) призёр булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

 

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 699 | Өстәде: admin | Дата: 19.12.2018

2018 нче елның 17 нче декабрендә Казан шәһәрендә «IT-чемпион» республика конкурсының беренче этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аны оештыручылар − ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Насыров «Иң актив мәктәп укучысы» («Самый активный школьник») номинациясендә җиңү яулап диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча «Тату сыйныф» («Дружный класс») номинациясендә мәктәбебезнең 5 нче сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) һәм 8 нче сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы) җиңү яуладылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1179 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2018

Узган атнада «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында спорт мәктәбе һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге, мәктәп директорлары, тренерлар һәм физкультура укытучылары катнашында спартакиадага әзерлек кысаларында киңәшмә узды. Аның барышында XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә 5, 7 һәм 10 меңлек сертификатлар тапшырылды. Төп гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урынга Түбән Көек, 2 нче урынга Олы Мәңгәр һәм 3 нче урынга Яңа Шашы мәктәпләре лаек дип табылды. Урта гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урында Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, 2 нче урында Күңгәр мәктәбе һәм 3 нче урында Олы Әтнә мәктәбе.     

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 783 | Өстәде: admin | Дата: 17.12.2018

« 1 2 3 4 5 6 7 8 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз иҗади эшләр бәйгесендә II урын алды
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
2018 год объявлен годом Льва Толстого в РТ
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[18.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча IV урын алдылар
[23.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[19.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[11.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныф өчен мәктәп музеенда тәрбия сәгате үткәрелде
[19.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә мәрхәмәтлелек атналыгы үтте
[11.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[28.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез илнең генераль өмәсенә кушылды
[19.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә шахмат җыелмалары тапшырдылар