Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
2020 нче елның 22 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнашында профком рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан «Профсоюз һәм без» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »
2020 нче елның 21 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз атналыгы кысаларында профсоюз комитеты рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан «Профсоюз укулары» оештырылды.
...
Дәвамын укырга »
2020 нче елның 14 нче августында Алабуга шәһәрендә Татарстан районнары мәктәпләренә яңа автобуслар тапшыру тантанасы булган иде. Ул көнне Әтнә районына биш автобусның ачкычлары тапшырылды. Аларның берсе Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә бирелде. Бу уку елыннан Югары Көек, Яңа һәм Иске Шимбер, Әйшияз авыллары укучыларын FORD TRANSIT мәктәп автобусы йөртә башлады. 2011 нче елның 1 нче сентябреннән FIAT Ducato автобусы хезмәт күрсәтте.
2020 нче елның 9 нчы сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең яшь армиячеләренә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды.
...
Дәвамын укырга »
Балалар иминлеге айлыгы чаралары кысаларында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә районы буенча хезмәткәре А. Сотов тормыш иминлеге чараларын үтәү буенча дәрес үткәрде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре балаларга үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләрен, шулай ук ашыгыч хезмәтләрне «112», «101» чакыру номерын искә төшерде.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.
...
Дәвамын укырга »
2020 нче елның 27 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Ләйсән Атлас кызы Гайфуллина, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.
Пленар утырыш барышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең информатика, математика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
Яңа уку елына әзерләнү максатыннан, 2020 нче елның 18 нче августыннан онлайн-режимда педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды. Алар 25 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Цифрлы ресурсларны кулланып традицион белем бирүне үстерүнең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре» темасы астында уза.
2020 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.
...
Дәвамын укырга »
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына тугыз ел булды.
...
Дәвамын укырга »
2020 нче елның 15 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды. Мәктәпне биш укучы тәмамлады. 9 нчы сыйныфларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, белем һәм тәрбия биргән укытучылары килде. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Тормыш дигән олы юлга чыгучылар, һәрберегез үз юлыгызны табыгыз, теләгән максатларыгызга ирешегез! Ак юллар сезгә!
...
Дәвамын укырга »
2020 нче елның 26 нчы маенда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар онлайн-режимда «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрделәр. Чарада укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты.
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!
...
Дәвамын укырга »
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 2020 нче елның 9 нчы маенда Түбән Көек авылындагы сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына венок куелды. Югары Көек һәм Иске Шимбер авылларында да веноклар куелды.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 19 20 21 22 23 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31