Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укытучы Шакирова Венера Илгизәр кызы 2 нче сыйныф укучылары белән рәсем күргәзмәсе һәм төрле эшләнмәләрдән күргәзмә оештырды.
...
Дәвамын укырга »
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, Туган якны өйрәнү музеенда «Бөек халыкның бөек җиңүе» темасына тәрбия сәгате үткәрде.
...
Дәвамын укырга »
6 нчы март көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Иң кадерле безнең әниләр» исемле кичә булып узды. Анда 7 нче сыйныф укучылары әниләре белән көч сынашты. Шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барган бу кичә бик җылы атмосферада үтте.
...
Дәвамын укырга »
Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан республикада юбилей тамгалары эшләнелде. Бу тамгалар республика, район, җирлек үсешенә өлешләрен керткән кешеләргә бирелә. Районыбыз тарихын өйрәнүдә үз өлешен керткән өлкән укытучы Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы шул тамга белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәм ителә. Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр... 28 нче февраль көнне безнең җирлегебездә олы юбилей уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булды.
...
Дәвамын укырга »
26 нчы февраль көнне укытучы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 9 нчы класс укучылары белән Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан «Бөек Ватан сугышы геройлары – безнең якташлар» темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде.
...
Дәвамын укырга »
2020 нче елның 22 нче февралендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Ашыт» спорт комплексында «Шахтер», «Тукай» ҖЧҖ призларына көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аскаров үз авырлыгында 3 нче урын алды.
...
Дәвамын укырга »
2020 нче елның 21 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары «23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган кичә уздырдылар (сыйныф җитәкчесе Хәбибуллин Рамиль Шамил улы).
...
Дәвамын укырга »
20 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәбездә «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән әдәби кичә узды. «Тел – күңелнең көзгесе» дигән китап күргәзмәсе куелды, күргәзмәгә обзор ясалды.
...
Дәвамын укырга »
2020 нче елның 15 нче февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2020» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашева 2 нче урын яулады.
...
Дәвамын укырга »
Олы Әтнә хоккей мәйданчыгында киез итекле хоккей уйнадылар. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары командасы 2 нче урын яулады.
...
Дәвамын укырга »
15 нче февраль көнне Түбән Көек мәктәп китапханәсендә, китапханәчеләр Әхмәдуллина һәм Шәрәфиева катнашында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә булып узды. Укучылар кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, тормыш юлын чагылдырган презентация карадылар.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 20 21 22 23 24 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31