Статистика
Онлайн барлыгы: 4 Кунаклар: 4 Кулланучылар: 0
|
|
2017 нче елның 7 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы) «Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк» темасына ачык тәрбия чарасы үткәрделәр. Чарага укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Чара барышында балалар һөнәрләр турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ә әниләргә үз һөнәрләре буенча төрле сораулар бирелде. Балалар, әниләр белән бергәләп, һөнәрләр турында фикер алыштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Биология, география, химия» атналыгы кысаларында химия укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы 5 нче апрельдә 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашында «Химик викторина» уздырды. Аның нәтиҗәсе буенча 8 нче сыйныф укучылары өстен чыктылар. 7 нче апрельдә 8-9 нчы сыйныф укучылары Дмитрий Иванович Менделеевның биографиясе белән таныштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 29 нчы мартыннан 2 нче апреленә кадәр Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Зарипова Рүзия Сәлих кызы тарафыннан технология атналыгы үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар арасында уздырылган мәкальләрнең дәвамын табу уенында Йосыфов һәм Рәхмәтуллин үзләренең осталыкларын, «Кем тизрәк» конкурсында Гыйниятова, Мәрданова, Әхмәдуллин тырыш, җитез һәм уңган булуларын күрсәттеләр. Табын бизәү өчен салфетка төрү осталарын барлаганда Йосыфов «Салфетка төрү остасы» исеменә ия булды. Укучыларыбыз һөнәрләргә багышланган номерлардан төзелгән концерт куйдылар. Анда шигырь сөйләүче осталарыбыз Гарифуллин, Аканашева, Шәрипов, Шакирова, Йосыфов, Галиәхмәтова һәм җырчыларыбыз Гыймранова, Әхмәтова, Хәкимов, Аканашев, Сафина, Аскаров чыгыш ясадылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 3 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа» дигән әдәби кичә булып узды. Укучылар Даниянең бөек әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның тормыш юлы белән таныштылар. Укучыларга китапханәгә кайткан яңа китаплар тәкъдим ителде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 3 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Биология, география, химия» атналыгы кысаларында география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 5-7 нче сыйныф укучылары белән география фәненнән «География+юмор» дигән шаян викторина уздырды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 1 нче апрелендә XI Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урын алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 1 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы «Математиклар көне»нә багышланган чара үткәрде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары район башлангыч сыйныф укучылары арасында уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар. Укучыларыбыз Галиәхмәтова 2 нче урын, Әхмәдуллина 3 нче урын алдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Бурганова Л. һәм тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Шәйхиев Рамил Рәшит улы килде. Әти-әниләргә Әтнә техникумы турында бай мәгълүмат бирелде. Рамил Рәшит улы интернетның балаларга куркыныч якларын сөйләде. Әти-әниләргә сак булырга, балаларга игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Мәктәп күләмендә узган «Гаилә газеталары» конкурсына нәтиҗә ясалып әти-әниләргә грамоталар бирелде. Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда узды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 30 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Кошлар көне уздырылды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Кош оялары конкурсы булды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 30 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә 5-9 нчы сыйныф укучылары «Ялкын» журналына сәяхәт ясадылар. Чара флешмоб формасында узды. Укучылар легендар журналның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар. Бүгенге көндә әдәбият мәйданында танылган күпме шәхес – язучылар, шагыйрьләр – үзләренең илһамлы юлын «Ялкын» журналыннан башлап җибәргән икән бит! Ә ул чакта алар әле мәктәп укучылары гына булганнар. Китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан уздырылган чара укучыларда журналга карата бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 21 нче мартында «Без бергә» конкурсының район этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. «Вокал соло» номинациясендә Хәкимов 3 нче урын, «Модалар театры» номинациясендә «Балачак» коллективы (Аканашева, Җиһаншина) җәйге коллекция белән 2 нче урын алдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
21 нче март – Бөтендөнья шигърият көне. Бу көнне уздыру карары 1999 нчы елда ЮНЕСКО ассамблеясенең 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр ул Парижда ЮНЕСКОның штаб-фатирында үткәрелә. 2017 нче елның 18 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Шигырь – күңелнең көзгесе» дип аталган кичә уздырылды. Кичәдә мәктәп укытучылары Зарипова Рүзия Сәлих кызы, Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Яшь каләм иясе Әхмәтова үз шигырьләре белән катнашты. Мәктәпне тәмамлап чыккан укучы Шакирова (Газизова) Фәнсиянең шигырьләре белән укытучы Шакирова Венера Илгизәр кызы таныштырды. Хисмәтуллина Йолдыз, Закирова Язилә, Аскарова Диләрә шигырьләрен Әхмәдуллина Эльмира укып узды. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 45 46 47 48 49 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|